«Яшь каләмче = Юные дарования» төбәк әдәби бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: 27.09.2021-30.11.2021

«Тылсымлы каләм=Волшебное перо» IV Төбәк әдәби фестивале, «Фольклорные посиделки по национальным праздникам «Милли бәйрәмнәр» проекты кысаларында Үзәкләштерелгән китапханәләр сиситемасы 2021 елның 27 сентябреннән 30 ноябренә кадәр «Яшь каләмче = Юные дарования» Төбәк әдәби бәйгесе уздыра.

Бәйгедә катнашу өчен, һәр катнашучы Оештыру комитетына әлегә кадәр бер җирдә дә басылып чыкмаган үзе иҗат иткән әсәрен түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итә:

– «Шигърият» (күләме 100 юлдан артмаган 1-3 шигырь);
– «Чәчмә әсәр» (күләме компьютерда басылган 12 биттән артмаган хикәяләр, эссе, повестьтан өзек);
– «Драматургия» (6 биттән артмаган шигъри яки чәчмә сәхнә әсәре).

Бәйге өч яшь төркемендә уздырыла:
– 7 яшьтән алып 12 яшькәчә;
– 13 яшьтән алып 17 яшькәчә;
– 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк.

Һәр катнашучы үзенең эшен һәм гаризасын 2021 елның 1 ноябренә кадәр cbs-nko@mail.ru электрон почтасына җибәрә яки Чаллы шәһәре, ГЭС, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә тапшыра аласыз. 

Җиңүчеләр исемлеге 2021 елның 25 ноябренә кадәр «ҮКС» МБУнең рәсми сайтында (библиотека-челны.рф) һәм Вконтакте социаль челтәрендәге төркемебездә басылып чыгачак.

Элемтә өчен мәгълүмат: ТР, Чаллы, Ямашев бульвары 4/14А.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-02-29, 71-02-54, +79534944406, e-mail: cbs-nko@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре (Тулырак Китапханәдә «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» әдәби фестивале узды)

Поделиться: