«Китап сөюче гаилә» Шәһәр гаилә фотобәйгесе (0+)

Время проведения: 10.04.2019–11.05.2019

2019 елның 10 апреленнән 11 маена кадәр 23 нче санлы китапханә «Китап сөюче гаилә» исемле шәһәр гаилә фотобәйгесендә катнашырга чакыра. Ул Халыкара гаилә көне кысаларында уздырыла.

Бәйгенең төп максатлары – балаларны китап укуга тартуның иҗади формаларын үстерү, гаилә ялын оештыру тәҗрибәсен пропагандалау.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә узачак:

– 3–6 яшьлек балалар;

– 7–11 яшьлек балалар;

– 12–15 яшьлек балалар.

Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 11 маена кадәр Чаллы шәһәре, Жуков урамы, 10/48 йорты (ЗЯБ бистәсе, 18/38, 2 нче фатир), Алтын Ай тукталышы адресы буенча кабул ителә.

Е-mail: library_23@mail.ru

Телефон: 8 (8552)46-51-51

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

 

Поделиться: