«Театрга йөрәгең белән кагыл…» Шәһәркүләм видеобәйге (0+)

16.09.2019-16.10.2019

2019 елның 16 сентябреннән 16 октябренә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе Россиядә Театр елы кысаларында «Театрга йөрәгең белән кагыл…» исемле шәһәркүләм видеобәйге игълан итте.

Анда катнашу өчен 3 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар чакырыла. Бәйгегә нәфис әдәбият әсәре яки аннан өзеккә (чит ил һәм илебез авторларының шигырьләре, чәчмә әсәрләре) театраль куелыш яисә сәнгатьле итеп укуның (декламация) видеоязмасы кабул ителә. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«В некотором царстве…» – рус халык әкиятен сәхнәләштерү;

«Яраткан әкияттә кунакта» – татар халык әкиятен сәхнәләштерү;

«Әкиятләр аланы» – чит ил авторларының әсәрләрен сәхнәләштерү;

«Актёрлык осталыгы» – әсәрләрне индивидуаль уку.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 16 сентябреннән 16 октябренә кадәр кабул ителә. Гаризаны cbs_filial11@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин (хатның темасын «Театрга йөрәгең белән кагыл…» бәйгесе дип күрсәтергә).

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 58-55-11 – Князева Елена Владимировна.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Театрга йөрәгең белән кагыл…» шәһәркүләм видеобәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме………………………………………………….

Яше……………………………………………………………………………………………………………..

Адресы…………………………………………………………………………………………………………

Телефон, E-mail………………………………………………………………………………………………

Әсәрнең исеме………………………………………………………………………………………………..

Номинациясе………………………………………………………………………………………………….    

Уку йортының исеме………………………………………………………………………………………..

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме………………………………………………….

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза…………………………………………..