«Джанни Родари фантазияләре» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Время проведения: 13.01.2020-13.02.2020

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсендә «Джанни Родари фантазияләре» исемле шәһәркүләм иҗади бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең төп максаты – танылган итальян язучысы Джанни Родари иҗатын популярлаштыру иде.

Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы балалар катнашты.

Бәйге өч номинациядә уздырылды:
– «Родариның яраткан әкиятләре» – Джанни Родари әдәби әсәрләрен (яисә әдәби әсәрдән өзекне) сәнгатьле итеп уку бәйгесе;
– «Сеньор Родари фантазияләре» – Джанни Родари әдәби әсәрләрен (яисә әдәби әсәрдән өзекне) сәхнәләштерү бәйгесе;
– «Родари әкиятләре дөньясында» – язучының әдәби әсәрләре буенча рәсем бәйгесе.
Белешмәләр өчен телефон: 52-86-00.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

 

Поделиться: