«Кышкы әкият» Шәһәркүләм иҗади эшләр бәйгесе (0+)

Время проведения: 01.11.2019-07.12.2019

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 24 нче санлы китапханәсе 2019 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр балалар арасында, уку һәм иҗади активлыкны үстерү чарасы буларак, китап һәм китап укуны алга җибәрү максатларында, «Кышкы әкият» шәһәркүләм иҗади эшләр бәйгесе уздырды.

Бәйгедә катнашу өчен 4 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар чакырылды.

Бәйгегә 4-6, 7-10 һәм 11-14 яшь төркемнәрендә түбәндәге номинацияләр буенча иҗади эшләр кабул ителде:

– Кышкы әкиятләр мотивлары буенча китап-уенчык.

– Кышкы әкиятләр мотивлары буенча аппликация элементлары кергән рәсемнәр.

– Кышкы әкиятләр мотивлары буенча кул эшләре.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 58-97-86. Е-mail: library24@mail.ru.

 

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: