«Китаплы балачак» Шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесе (6+)
«ҮКС» МБУнең 14 нче санлы китапханәсендә 2019 елның 19 апреле көнне 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китаплы балачак» исемле шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесе узачак. Катнашу өчен 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бәйге яшь китап сөючеләрне балалар шигърияте дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бәйгенең бурычлары: – кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; – туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; – сөйләм культурасын үстерүдә һәм укуны активлаштыруда китапханәнең ролен арттыру; – башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучыларын балалар шигърияте дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү. Бәйге өч яшь төркемендә үткәрелә: – I төркем: 7 – 8 яшь; – II төркем: 9-10 яшь; – III төркем: 11-12 яшь; – IV төркем: 13-14 яшь. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләр 2019 елның 1 апреленнән 15 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16) адресы буенча кабул ителә. E-mail: CBS_filial14@mail.ru Теләге булган һәр кешене бәйгедә катнашырга чакырабыз! «Китаплы балачак» шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашу өчен ГАРИЗА Тема: «Халыкара балалар китабы көне»
Имза_____________ |