Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивале (6+)

Бесплатно
Время проведения: 10.02.2020-15.04.2020

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МБО «Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә» Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» Республикакүләм фестиваль кысаларында, проза һәм  шигырь бәйгесе уздыра. 

Бәйгедә татар телендә иҗат итүче балалар катнаша. Бәйгегә җибәрелгән эшләр өч яшь категориясенә бүленеп карала:
– 7-9 яшь (кертеп);
– 10-13 яшь (кертеп);
– 14-18 яшь (кертеп).

Бәйгедә катнашучы, түбәндәге темаларга (дүрт тема буенча да),  берәр  шигырь тәкъдим итә. Проза әсәре катнашучының теләге белән түбәндәге темаларның берсенә языла:
-Гамил Афзал үрнәгендә юмор-сатира;
-ТАССР төзелүгә 100 ел;
– Бөек җиңүгә 75 ел;
– Минем кече Ватаным;

Бәйге  проза һәм шигьри  иҗат юнәлешендә дүрт турда уздырыла.

1 тур – һәр район үз җирлекләрендә иҗади бәйгене уздыра һәм  бик яхшы дип табылганнарын оештыру комитетына җибәрә.

2 тур – оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән Жюри әгъзаләре  килгән барлык иҗади эшләрне тикшереп, сайлап ала һәм  йомгаклау өлешенә чакыра.

3 тур – бәйгедә катнашучыларны каршы алу һәм программа нигезендә кустларда – әдәби остаханәдә иҗади эш.

4 тур – йомгаклау өлеше. Гамил Афзалның туган авылы – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Такталачык авылында уза.

Гаризалар 2020 елның 10 февраленнән 15 апреленә кадәр, электрон форматта aktanysh.beyge@yandex.ru адресы буенча кабул ителә.

Бәйге эшләрен тикшерү өлеше 2020 елның 16 апреленнән 15 маена кадәр.

Бәйгенең йомгаклау өлеше 2020 елның  22-23 май көннәрендә Актаныш җирлегендә уздырыла.

Оештыру комитеты адресы: Актаныш авылы, Тынычлык проспекты 62.

Элемтә өчен тел.: 8(85552)3-12-87.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: