«Чаллыда яшәвем белән горурланам»: бәйгеләр сериясе. Анонс! (0+)

Бесплатно
Время проведения: 15.01.2020-15.05.2020

2020 елның 15 гыйнварыннан Чаллыда әдәби-нәфис һәм агарту-туган якны өйрәнү бәйгеләре һәм чаралары сериясе старт алды.

Алар биш юнәлештә уздырыла:

«Минем калам: шигырьләрдә тарих»: шигырь укучылар бәйгесе (Бәйгенең нигезләмәсе)

«Гаилә – Сугыш – Җиңү – Мин»: иншалар бәйгесе (Бәйгенең нигезләмәсе)

«Рус теле рәсемнәрдә»: рәсем бәйгесе (Бәйгенең нигезләмәсе)

«Бу язда барысы да башкача…»: иллюстрацияләр бәйгесе (Бәйгенең нигезләмәсе)

«Җирдә башка Сез юк…»: сәхнәләштерүләр бәйгесе (Бәйгенең нигезләмәсе)

Бәйгеләр Интернет челтәрендә уза. Үзеңнең чыгышыңны видеога яздырып, яисә ясаган рәсемеңне фотога төшереп, бәйгенең социаль челтәрдәге төркеменә җибәрергә кирәк. Бәйге 15 майга кадәр дәвам итәчәк һәм 2020 елның 5-6 июнендә «Рус теле көне» концерты-йомгаклау чарасы белән тәмамланачак.

Әлеге проектка Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм мәдәният идарәсе теләктәшлек белдерде.

Бу бәйгеләрне оештыручы Яр Чаллы Рус җәмгыяте һәм В.В.Ермаков исемендәге «Түбән Кама» тарих һәм туган якны өйрәнү клубы аларда КАМАЗ төзелеше ветераннары да, Бөек Ватан сугышы ветераннары да, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм «КАМАЗ-мастер» командасы да, иҗади төркемнәр дә, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары һәм студентлар да,  күп балалы гаиләләр һәм сәламәтлеге чикле булганнар да, яшьләр һәм пенсионерлар да катнашуын көтеп кала, чөнки бәйгеләрнең төп шарты – чаллылы булу һәм моның белән горурлану.

Поделиться: