Хәтер, батырлык һәм гасырларга сузылган әрнү

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә, сугыш игълан итмичә, фашистлар безнең илгә басып керә, ә сентябрь аенда алар Ленинград диварлары янына ук барып җитә. Дошман көтмәгәндә һәм зур көч белән һөҗүм итә.

Ленинград каласын һөҗүм белән яулап ала алмагач, гитлер командалыгы шәһәрне ачлык-ялангачлык белән үз кулларына алырга ниятли. 1942 елның яңа ел карарында Гитлер үз гаскәрләренә блокада булдырган өчен рәхмәт белдерә.

Ленинград каласын бар яклап немец гаскәрләре чолгап ала, шәһәрнең ил белән элемтәсе өзелә. 900 көнлек блокада башлана… Бу вакыйгалар шәһәр тарихына 900 көн һәм төнгә сузылган иң батырлык  күрсәткән битләре булып кереп кала.
1941 елның 22 ноябре танылган Ладога хәрби-автомобиль магистраленең туган көненә әйләнә, аның белән ленинградлыларның тормышы һәм язмышы, фронт гаскәрләренең сугышка әзерлеге, аларның дошманны җиңүгә ышанычы бәйләнгән.
1944 елның 27 гыйнварында ирешкән җиңү хөрмәтенә Нева өстендә тантана салютының 24 залпы яңгырый.
Слайд113
Слайд2
Слайд3
Слайд4
Слайд5
Слайд6
Слайд7
Слайд8
Слайд9
Слайд10
Слайд11
Слайд12
Слайд13
Слайд14
Слайд15
Слайд16
Слайд17
Слайд18
Слайд19
Слайд20
Слайд21
Слайд22
Слайд23
Слайд24
Слайд25
Слайд26
Слайд272

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.