«СӘЙЛӘН» – татар телен яратучы балалар клубы

DSC00704
img011
DSCF3354
IMG-20190425-WA0004 (1)
DSCF6910
IMG-20190306-WA0002
IMG-20190829-WA0000
IMG-20190306-WA0003
IMG-20190527-WA0009
IMG-20190913-WA0040
IMG-20190829-WA0003
IMG-20190829-WA0002
IMG-20190913-WA0036

Клубның шигыре: Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…                      
                                                                                                                      (Г.Тукай)

1985 елдан 17 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Сәйлән» клубы эшләп килә. Клубның төп юнәлеше: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү; җөмһүриятебездә яшәп иҗат итүче язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен популярлаштыру, туган як турындагы әдәбиятны пропагандалау.
Клубта шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашулар, кызыклы кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Клубның җитәкчесе шәһәребезнең 17 нче китапханә мөдире –   Фирая Җәүдәт кызы Гыйззәтуллина.
Максаты: татар әдәбияты үрнәгендә туган ягыбызның, телебезнең матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтен үстерү.
Клубның бурычлары:
– туган ягыбызның тарихын, төбәгебездә яшәүче халыкларның көнкүрешен, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнү;
– татар балалар фольклорына, халык авыз иҗатына таянып, гаилә традицияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.
Клубның уставы:
– туган төбәгебезнең тарихы белән кызыксынучы мәктәпкәчә яшьтәге бала клуб әгъзасы була ала;
– клуб әгъзалары уздырылган барлык чараларда актив катнаша;
– клубның программасы бер елга исәпләнеп төзелә;
– клубның утырышы айга бер тапкыр үткәрелә.

Үткәрү урыны17 нче санлы китапханә. Адресы: Яр Чаллы, Татарстан урамы, 24 нче йорт, 212, 213 нче фатирлар (Яңа шәһәр, 50/02 йорты).
Клуб җитәкчесе: Закирҗанова Сәбилә Хәләф кызы.
Элемтә өчен телефон: (8552) 32-71-64.

Клуб советы:
Мөлекова Ләйсән Данил кызы – 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы тәрбиячесе;
Нигъмәтҗанова Фирдәүсә Гыйләҗетдин кызы – 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы тәрбиячесе;
Шәйхуллина Светлана Марсил кызы – ата-аналар арасыннан вәкил.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1. Клубны оештыручы һәм гамәлгә куючы – Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 17 нче санлы китапханәсе.
2. Клубның социаль хезмәттәшләре –  49 нчы «Гөлназ» һәм 64 нче «Ландыш» балалар бакчалары.
3. Клуб эше белән Клуб советы җитәкчелек итә.
4. Төп максатлары һәм бурычлары.

Максат:
– китапханәнең актив йогынты ясаучы формалары аша Татарстанның тарихы һәм истәлекле урыннарына балаларны җәлеп итү.

Бурычлар:
–  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарын китапханәгә, язучыларыбызның бай мирасын укуга җәлеп итү.
– кече Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү.
– ата-аналарны балаларда туган якны өйрәнү белемнәрен тәрбияләү буенча уртак эшчәнлеккә тарту.

5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: аңлаешлылык, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле узуы, төрлелеге.
6. Эш формалары: очрашу кичәләре, бәйрәм иртәләре, танып белү экскурсияләре, әңгәмәләр.
7. Клуб эшендә актив катнашучы 5 яшьтән алып 7 яшькәчә теләсә кайсы укучыбыз клуб әгъзалары була ала.
8. Клуб әгъзалары аның барлык төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.
9. Клуб әгъзалары клуб кагыйдәләрнен, гореф-гадәтләрен һәм Уставын үтәргә, аның эшендә актив катнашырга, оештыручы тарафыннан расланган эчке кагыйдә тәртипләрен үтәргә тиеш.
10. Очрашулар айга бер тапкыр уза.
11. Клуб үз эшчәнлегендә «ҮКС» МБУ Уставы, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, клубның Уставы, эш планына нигезләнә.
12. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, еллык план, эш турында хисап.

2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты Чараның исеме һәм үткәрү формасы
Февраль Утренник «Есть у каждого язык, что родной навеки» =
«Туган телем- назлы гөлем»
Март Краеведческий калейдоскоп «Навруз- праздник мира и добра» =
«Нәврүз мөбарәк булсын!»
Апрель

Игра-путешествие «По страницам книг Тукая» =
«Тукай китаплары буйлап сәяхәт» 

Июнь

Детский праздник «Приходите на сабантуй» =
«Бүген бездә сабантуй»

Сентябрь Игровая программа «Сумбуля – праздник урожая» =
«Сөмбелә – уңыш бәйрәме»
Декабрь Литературное занятие «Лучистый Нардуган» =
«Нурлы Нардуган»

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: