«ЧЫК ТАМЧЫСЫ» («РОСИНКА») – бакчачылар өчен клуб

Заседание Виноград – подарок богов!
Заседание Виноград подарок-богов!. Обзор сортов винограда
первое заседание клуба Урожай начинается с семян (1)

Шигаре:

«Бел, өйрән, куллан – бай уңышлы булырсың!»

1 нче санлы китапханәдә 2015 елдан «Чык тамчысы» клубы эшли башлады. Клуб бакча сөючеләрне берләштерә. Утырышлар айга бер тапкыр октябрьдән майга кадәр үткәрелә, җәен бакча вакытында бүленеп тора, чөнки бакчачылар алган белемнәрен бу вакытта тормышка ашыра.

Клуб утырышларында катнашучылар орлыклар, агротехника алымнары, кызыклы табышлар һәм идеяләре белән уртаклаша, җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәк культураларын үстерү, сирәк очрый торган үсемлекләрне үрчетү буенча киңәшләрен бирә. Клуб әгъзалары шулай ук шушы темаларны чагылдырган яңа әдәбият белән таныша.

Клуб әгъзалары – барысы да актив кешеләр. Кунаклар өчен дә безнең ишекләр һәрвакыт ачык!

Үткәрү урыны:  1 нче санлы китапханә. Адресы: Һ.Такташ урамы, 45 нче йорт, 1 нче фатир. 
Клуб җитәкчесе:
Фирдая Борис кызыҖиһаншина (1 нче санлы китапханә мөдире).

Элемтә өчен телефон: (8552) 46-03-34.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

I Гомуми нигезләмәләр.

 

«Росинка» бакчачылар клубы  (алга таба – Клуб) – 1 нче санлы китапханәнең уку залы базасында эшләүче ирекле иҗтимагый  берләшмә.

Бакчачылык, чәчәк үстерү, яшелчә үстерү белән кызыксынучы шәһәрдәшләребез Клуб әгъзасы була ала.

 

II Клубның максаты һәм бурычлары.

Китапханә фонды документларын куллану нигезендә һәм Яр Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ Уставына ярашлы рәвештә Клуб үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

Клуб әгъзаларының китап һәм китап укуны алга җибәрү, китапханәдә укуга кызыксындыру уятуга юнәлтелгән мәдәни ял итү эшчәнлеген оештыру.

Клуб әгъзалары арасында бакчачылык буенча агрономик, зоотехник һәм хокук белемнәрне популярлаштыру.

Бакчачылык ширкәтләре һәм аерым бакчачыларның алдынгы тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм башкаларга тарату.

Клуб әгъзаларын китап күргәзмәләрен һәм китапханәнең мәдәни ял итү, массакүләм чараларын куллану нигезендә иң яхшы авыл хуҗалыгы әдәбияты үрнәкләре белән таныштыру.

Клуб әгъзаларының экология буенча культура дәрәҗәсен арттыру.

Тематик кичәләр һәм күргәзмәләр карауны уздыру.

 

III Клуб эшчәнлегенең эчтәлеге һәм формасы.

3.1 Клубның төп эчтәлеге:

Яшелчә һәм бакча культураларын үстерүнең заманча технологияләрен һәм юнәлешләрен ачып бирүче әдәбиятны пропагандалау һәм тирәнтен өйрәнү.

Яңа агротехника алымнарын пропагандалау.

Үз хуҗалыкларында уңай нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы белгечләре, бакча сөючеләр белән очрашулар оештыру.

3.2 Клуб эшчәнлеге төрле формаларда алып барыла: кичәләр, белгечләр белән очрашулар, телдән журналлар, әңгәмә, әдәбиятка күзәтү ясау һәм башкалар.

3.3. Клуб үз эше турындагы мәгълүматны китапханә сайтында бастыра.

  1. Клуб эшен оештыру.

4.1  Клуб эше Клуб әгъзаларының теләкләрен истә тотып бер елга төзелүче расланган планга ярашлы башкарыла.

4.2 Клуб утырышлары айга бер тапкыр октябрьдән майга кадәр китапханә бинасында уздырыла.

 

  1. Клуб әгъзаларының хокуклары һәм вазифалары.

5.1 Клубның һәр әгъзасы хокуклы:

ирекле рәвештә Клубка теркәлергә;

Клуб эшчәнлеге өчен кирәкле әдәбиятны кулланырга;

Клуб эшчәнлеге предметы булган сораулар буенча тәкъдимнәрне Клуб тарафыннан карауга чыгару;

ктапханәнең массакүләм чараларына килергә.

5.2 Һәр клуб әгъзасы тиеш:

Клуб эшчәнлегендә катнашырга;

башка клуб әгъзаларының кызыксынуларын хөрмәт итәргә;

китапханәдә Клуб уздырган чараларны оештыруда ярдәм итү;

китапханә милкен сакчыл куллану.

2019 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Исеме һәм чараны үткәрү формасы

Февраль Әңгәмә-фикер алышу

«Каждому овощу свои условия»

Март Сораулар һәм җаваплар сәгате

«Весенние работы в саду»

Апрель Видео-лекторий

«Новые идеи для цветников»

Октябрь Гамәли киңәшләр сәгате

«Опытом делятся знатоки»

Ноябрь Дегустация сәгате

«Любимые заготовки»

Декабрь Вакытлы матбугатка күзәтү

«Копилка добрых советов»