«НиКо» – яшүсмерләр өчен аралашу клубы

 

Шигарь:

Дөньяул көзге, һәркем анда үз чагылышын күрә. Аның алдында елмай, көл, һәм син үзеңә күңелле иптәш табарсың….

 (У.Теккерей

Яшүсмерлек чоры авыр да, күркәм дә. Һәрберебезгә тормыш сынауларын җиңәргә, кайгыларны уздырып җибәрергә, шул ук вакытта сөенә, шатлана белергә, тормышта бары тик яхшылык һәм матурлык өчен көрәшә белергә кирәк. Шушы чорда безнең алда күп кенә сораулар килеп баса: Мин кем? Үз-үземне яхшы беләмме? Дусларым һәм туганнарым турында ни беләм? Тормыш мәгънәсе нәрсәдә?..

Өлкән сыйныф укучыларын борчый торган сорауларга җавапны сез «НиКо» аралашу клубында таба алырсыз. Клуб менә инде 14 ел 14 нче санлы китапханәдә эшләп килә. Яшүсмерләр анда ачыктан-ачык, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, фикерләшә ала.

Клуб «НиКо» кунакчыл рәвештә 14-16 яшьлек егетләр һәм кызларны кабул итә.

14 ел эчендә төрле тематиканы чагылдырган 90нан артык утырыш уздырылган. Диспутлар, әңгәмәләр, ачыктан-ачык сөйләшү әңгәмәләре, фикер алышу, укучылар конференцияләре, тематик кичәләр – менә шундый төрледән-төрле формада эш алып барыла клубта. Бу яшүсмерләрнең кызыксынулары һәм мавыгуларының киң колачлы булуы белән аңлатыла. Кайбер чараларга психологлар, язучылар, укытучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырыла.

Клубта очрашулар ай саен кабул ителгән Клуб программасы нигезендә уза. Башлану вакыты: 14.00.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Павлова Наталья Юрьевна (әйдәп баручы китапханәче).

Элемтә өчен телефон: (8552) 56-28-25.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1.«НиКо» клубын оештыручы – Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче санлы китапханәсе.

2.Клубның социаль партнерлары – 34 нче һәм 43 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәпләре.

3.Клуб эше белән Клуб советы җитәкчелек итә.

4.Клубның төп бурычы – яшүсмерләрнең аралашуын һәм ялын эчтәлекле итеп оештыру.

5.Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.

6.Эш формалары: очрашу кичәләре, ачыктан-ачык сөйләшү сәгатьләре, әңгәмә, укучылар конференцияләре, фикер алышулар.

7. Клуб әгъзалары булып яңа дуслар табарга теләүче, әхлак, тормыш мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык мәсьәләләре борчыган 14-16 яшьлек яшүсмерләр кабул ителә. Алар яңшы әңгәмәдәш булырга өйрәнә һәм укырга ярата.

8.Клуб әгъзалары аның эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга хокуклы.

9. Клуб әгъзалары тиеш:

– аның эшендә актив катнашырга;

– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.

10. Клубның төп документлары: клубның уставы, клубның паспорты, клуб әгъзалары исемлеге.

2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты Чараның исеме һәм формасы
ГыйнварРаштуа кичәсе «Чудо, чудо! Рождество!»
ФевральР. Брэдбери хикәясе буенча фикер алышу «Всё лето в один день» «Великий мечтатель»
МартА.А. Лиханов әсәрләре буенча әдәби марафон «Читать. Думать. Понимать…»
АпрельДөнья халыкларының риваятьләре, легендалары һәм әкиятләрен уку белән бергә мәхәббәт һәм дуслык турында уйлану дәресе «Жемчужины человеческой мысли»
МайХәтер сәгате «Монументы Победы»
СентябрьХалыкара дөнья көненә багышланган танып белү сәгате «Наш общий дом»
ОктябрьӘңгәмә-тренинг «Жизнь прекрасна! Не потрать её напрасно!»
НоябрьБорис Пастернак иҗаты буенча әдәби кичә «Быть женщиной – великий шаг»

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: