«ОРАНЖЕВЫЙ КВАДРАТ» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

Шигаре: «Кыю бул! Иҗат ит! Аралаш!»

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен танып белү-иҗат клубы 2015 елның 21 сентябрендә эшли башлады. Дәресләр айга бер тапкыр уздырыла.  Клубта катнашучыларның яшь категориясе – башлангыч сыйныф укучылары. Клубта шөгыльләнү вакытында укучылар балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән таныша, алар турында фикер алышуда катнаша.  Алар өчен танып белү һәм уйлану сәгатьләре, әхлак дәресләре, әдәби досье һәм мәгълүмат сәгатьләре, мастер-класслар уздырыла. Клуб әгъзалары танып белү уеннарында һәм тематик викториналарда бик теләп катнаша, танылган язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм башка кызыклы шәхесләр белән таныша. Клуб гаиләләр белән эшне күзалдында тота.

Максаты: китап уку аша балаларның танып белү кызыксынуларын арттыру, әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру, интеллектуаль сәләтләрен һәм иҗади фикер йөртүләрен үстерү.

Бурычлар:
1. Китап укучы буларак баланың иҗади мөмкинлекләрен ачу.
2. Баланың укыганнарны үзләштерүне тирәнәйтү һәм интеллектуаль сәләт һәм иҗади фикер йөртүен үстерүдә булышу.
3.Балаларның, шул исәптән социаль хәле начар булган гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыру.
4. Китап уку культурасы һәм китапны саклап тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Клуб составы:
 7-10 яшьлек һәр бала клуб әгъзасы була ала.

Клуб советы:
1.Миңнехуҗина Ирина Анатольевна – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
2. Камалова Диләрә Митьяровна – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
3. Ахиярова Ләйсән Максутовна – әни.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.
Клуб җитәкчесе: Хуҗина Альбина Раиф кызы.
Элемтә өчен телефон: (8552) 56-28-25.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
1.Клубны оештыручы һәм гамәлгә куючы – 14 нче санлы китапханә.
2.Социаль хезмәттәше – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе, башлангыч сыйныфлар.
3. Клуб эшен клуб советы җитәкли.
4. Клубның төп бурычлары:
– китап укучы буларак баланың иҗади мөмкинлекләрен ачу;
– баланың укыганнарны үзләштерүне тирәнәйтү һәм интеллектуаль сәләт һәм иҗади фикер йөртүен үстерүдә булышу;
– балаларның, шул исәптән социаль хәле начар булган гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыру;
– китап уку культурасы һәм китапны саклап тоту күнекмәләрен формалаштыру.
5.Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
6.Эш формалары: очрашу кичәләре, бәйрәмнәр, бәйгеләр, күңел ачу программалары, әңгәмәләр, мастер-класслар.
7. Клуб әгъзасы булып әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен киңәйтергә омтылучы башлангыч сыйныф укучылары тора ала.
8. Клуб әгъзалары клуб эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга хокуклы.
9. Клуб әгъзалары тиеш:
– аның эшчәнлегендә актив катнашырга;
– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.
10. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: