Фашистлыкка каршы сәнгать

Сәнгать сугышның беренче көннәреннән алып җиңүгә кадәр үзен көрәшче буларак күрсәтте һәм танытты. Сугыш вакытында әдәбиятта, музыкада, рәсем сәнгатендә иҗат ителгән барлык әсәрләр дә – кешелек алдында сәнгати образларда килеп басучы чып-чын дөреслек, мәңгелек хакыйкать.