15 ноябрь – Икенчел эшкәртү көне

ПереработкаЕл саен 15 ноябрьдә кайбер илләрдә Бөтендөнья рециклинг көне, яки Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – әлеге темага хакимиятнең, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структураларының игътибарын җәлеп итү.

Икенчел эшкәртүнең төп бурычы – ресурсларның чикләнгәнлеге мәсьәләсен чишү, арзанрак чимал куллану хисабына әзер продукция бәясен киметү һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрануына каршы көрәш. Бу бәйрәмнең тарихы 1997 елга – АКШлылар беренче тапкыр «Американың калдыкларны эшкәртү көне»н (AmericaRecyclesDay) билгеләп үткән көнгә барып тоташа. Ул экологлар тарафыннан икенчел эшкәртүгә көнкүреш калдыкларын китереп бирүче һәм икенчел чималдан ясалган продукцияне сатып алучы америкалыларны кызыксындыру максатында үткәрелә. Еллар узу белән бу бәйрәм башка илләрдә билгеләп үтелә башлый.

Соңгы йөзьеллыкта Җирдә яшәүчеләр саны 4 тапкырга артты, сәнәгать җитештерүе күләме 20 тапкырга диярлек үсте. Әмма замана технологияләре тиешле дәрәҗәдә һава һәм суны чистартырга, җитештерүчәнлек калдыкларын юкка чыгарырга мөмкинлек бирми. Хәзерге вакытта чүп өемнәрендә якынча 80 млрд. тонна чуп-чар җыелган. Һәм бу таулар үскәннән-үсә, чөнки ул калдыкларның өчтән бер өлеше генә эшкәртелә. Халык елдан-ел күбрәк көнкүреш техникасы, резин тәгәрмәчләр, пластик шешә һ.б.ны чыгарып ташлый. Бүген калдыкларны икенчел эшкәртү мәсьәләсе янәдән көн кадагына куелды.

Хәзерге заман дөньясында калдыклар җыелу проблемасы нәтиҗәләре кешелек өчен бик тә аянычлы булырга мөмкин ике төп сәбәпкә бәйле. Бер яктан, Җирнең табигый ресурслар запасы чиксез түгел. Аларны дөрес кулланмау бүгенге көндә кешелекнең бу ресурсларның инде якынча өчтән бер өлешен кулланып бетерүенә китерде. Шунлыктан аларны экономияләргә, аларга алмаш әзерләргә һәм кулланылган чималны икенчел эшкәртү белән шөгыльләнергә кирәк. Икенче яктан, глобаль җылынуның төп сәбәпләреннән берсе дип «парник эффекты»н атыйлар, шул исәптән зур сәнәгать һәм көнкүреш чуп-чары таулары барлыкка килү аркасында. Кешеләр тонналаган полиэтилен пакетлар, пластик әйберләр, резин тәгәрмәчләр һәм башка көнкүреш калдыкларын чыгарып ташлый, ә аларның таркалуы йөзләгән елларга сузыла.

«Чүп-чарны дөрес итеп юкка чыгарырга кирәк, ә иң яхшысы – кулланылган чималны икенчел эшкәртү аша уздыру», – дип саный экологлар. Беренче чиратта, алар фикеренчә, бу катлаулы кискен хәлдән чыгу юлын дәүләтләр дәрәҗәсендә эзләргә кирәк. Бу көнкүреш калдыклары белән эшнең билгеле бер стратегиясен булдыру, сәнәгать көчен аз калдыклы технологияләргә һәм башка ысулларга күчерү булырга мөмкин. Алар исә калдыкларны тизрәк һәм күбрәк эшкәртергә яисә аларның күләмен киметергә мөмкинлек бирер иде.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3131.