4 октябрь – Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

Животные4 октябрь көнне билгеләп үтелүче Бөтендөнья хайваннар көне, яки башкача әйткәндә, Бөтендөнья хайваннарны яклау көне 1931 елда Флоренция (Италия) шәһәрендә узган Табигатьне саклау хәрәкәте тарафдарлары халыкара конгрессында оештырыла. 4 октябрь датасын сайлап алуның сәбәбе шунда: бу көн хайваннар химаячесе дип саналган изге католик Франциск Ассизский искә алу көне буларак та билгеле. Изге Франциск исемендәге премия табигатьне яклауда үзеннән зур өлеш керткән, казанышларга ирешкән кешеләргә бирелә. Бәйрәм кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз һәм йорт хайваннарына ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән. Соңрак хайваннар хокукларын яклау идеясе Ауропада юридик формада башкарыла башлый. Мәсәлән, 1986 елда Ауропа Шурасы экспериментлар үткәрүдә кулланылучы хайваннар яклау буенча Конвенция кабул итә, ә 1987 елда шундый ук Конвенция йорт хайваннарын яклауга багышлана. Сер түгел, күп кенә илләрдә йорт хайваннары күптәннән инде тулы хокуклы гаилә әгъзасы санала – аларның үз бәйрәмнәре бар, медицина хезмәте күрсәтелеп тора, туклану өчен көнлек менюлары һ.б. бар.

Россиядә Хайваннарны яклау көне 2000 елдан бирле Халыкара хайваннарны яклау фонды инициативасы белән билгеләп үтелә. Әмма билгеле булганча, Россия Ауропа илләре арасында иң беренчеләрдән булып хайваннарны яклау мәсьәләсенә игътибар итә. 1865 елда ук илебездә Россия императорларының тормыш иптәшләре җитәкләгән «Хайваннарга химаячелек итүче Россия җәмгыяте» эшли.

Йорт хайваннары саны буенча дөньяда Россия АКШтан соң икенче урында тора. Һәр өченче россияле гаиләсендә дурт аяклы дусларыбыз яши. Соңгы елларда Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60 тан артык илендә уза.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/81/