13 октябрь – Халыкара бәла-казалар куркынычын киметү көне

БедствияХалыкара бәла-казалар куркынычын киметү көне һәр елны 13 октябрьдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул БМО Генераль Ассамблеясенең 1989 елның 22 декабре 44/236 нчы санлы резолюциясенә ярашлы рәвештә, бәла-казалар куркынычын киметү Халыкара унъеллыгы (1990–1999 нчы еллар) кысаларында Халыкара бәла-казалар куркынычын киметү көне буларак үткәрелә. 1999 елда БМО Генераль Ассамблеясе әлеге датаны Халыкара бәла-казалар куркынычын киметү көне буларак, ел саен октябрьнең икенче чәршәмбесендә, бәла-казалар куркынычын киметүнең глобаль культурасын формалаштыруда ярдәм итү, шул исәптән бәла-казаларны булдырмый калу, алар китерергә мөмкин зыянны киметү һәм, гомумән, моңа әзерлекне булдыручы корал сыйфатында үткәрүне дәвам итәргә дигән карар кабул итте.

Аның максаты – бәла-казалар куркынычын киметү өчен, нинди чаралар күрергә кирәклегендә кешеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру. Бәла-казалар куркынычын киметү буенча халыкара стратегия, беренче чиратта, аеруча табигый, экологик һәм техноген бәла-казалар куркынычы янаган халык арасында киң җәмәгатьчелеккә аларны булдырмый калу мәсьәләсенең мөһимлеген җиткерү һәм аңлату эшләре алып бару максатын алга куя.

Җир тетрәү, циклоннар, су басулар һәм корылыктан зыян күрүчеләр саны кискен арта бара. БМО мәгълүматлары буенча, 2004 елда якынча 250 мең кеше табигый бәла-казалар корбаннары булды. Бу 2003 елгы күрсәткечләргә караганда – 3 тапкырга һәм 2002 ел белән чагыштырганда 10 тапкырга диярлек артык. Шуның өстенә, Кызыл Хач Халыкара Федерациясе хәбәр итүенчә, бу күрсәткеч 1994-2003 еллар аралагы өчен уртача еллык күрсәткечне өч тапкырга узып китә.

Безнең илдә булган зур су басу вакыйгалары да тарихта эзсез калмады, аерым алганда, Россия башкалаларында – 1824 елда Санкт-Петербургта һәм 1908 елда Мәскәүдәге су басулар, шулай ук 2012 елда Краснодар өлкәсендә һәм 2013 елда Ерак Көнчыгыш вакыйгалары, алар китергән зыян нәтиҗәләре әлегә кадәр торгызыла. Даими җир тетрәүләргә дучар булган районнар да аз түгел – мәсәлән, Кавказ, Урта Азия, шулай ук Кытай, Япониянең кайбер өлкәләре. Табигый бәла-казалар нәтиҗәсендә көненә уртача 184 кеше һәлак була. Киләчәккә фаразлар буенча, урбанизация һәм планетада климат үзгәрүе аркасында, корбаннар саны арта барачак.

Дәүләтләр бәла-казалар куркынычын киметү һәм кисәтү өчен күбрәк тырышса, миллионлаган кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Һәр елны БМО әлеге Халыкара көннең тематикасын билгели. Мәсәлән, «Таулы районнарның тотрыклы үсеше өчен куркынычны киметү», «Бәла-казалар куркынычын киметү эшчәнлеге мәктәптән башлана», «Тормыш хакына ныклык» һ.б.

Чыганак: Calend.ru Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/584