27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне

ТуристБөтендөнья туризм көне – беренче тапкыр Бөтендөнья туристлар оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан 1979 елда Испаниянең Торремолинос шәһәрендә оештырылган халыкара бәйрәм. Әлеге вакыйга 27 сентябрь көнне күпчелек илләрдә бәйрәм ителә. Бу көндә бөтен дөнья буенча туристлар слеты, бәйрәм чаралары һәм фестивальләр үтә. Россиядә Туризм көне 1983 елдан билгеләп үтелә башлаган.

Бәйрәмнең төп максаты – туризмны пропагандалау, дөнья икътисады үсешенә өлеш кертүен яктырту, төрле илләрдә яшәүче халыклар арасында элемтәләр урнаштыру. Бәйрәмне бу вакытта үткәрү Төньяк ярымшарда туристлык сезонының тәмамлануына, Көньякта исә сезонның башланып китүенә бәйле.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.