22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез көн

АвтомобильМашиналарның артык күп булуы – зур шәһәрләрнең генә проблемасы түгел. Ул шактый күптәннән глобаль мәсьәләгә әйләнде. Чөнки автотранспорт планетаның биосферасын да, кешенең үзен дә җимерә – көн саен автомобиль 3 меңнән артык кешене үтерә дип санала. Һәм һәр минутта конвейердан яңа автомобиль-үтерүче төшеп тора – менә шундый саннар.

Шуңа да карамастан, машина җитештерү зур тизлектә үсә: автомобиль рекламаланучы товарлар арасында беренче урыннарның берсендә тора.

Автомобильсез көнне үткәрү традициясе 1998 елда Франциядә туа. Ул вакытта бу көнне якынча ике дистә шәһәр билгеләп үтә. 2001 елга исә әлеге хәрәкәткә рәсми рәвештә дөньяның 35 иленнән меңнән артык шәһәр кушыла.

Хәзерге заман шартларында автомобильдән тулысынча баш тарту мөмкин түгеллеген аңлап, шәһәр башлыклары һәм төрле оешма җитәкчеләре җәмәгатьчелеккә автотранспорт тудыра торган проблемалар турында искә төшерергә тели. Елына бер тапкыр булса да.

Ауропаның эре шәһәрләре бу көнне шәһәр буенча йөргәндә трамвай, троллейбус, автобус, метро һәм башка җәмәгать транспорты, шулай ук велосипед, җәяү йөрү файдасына автомобиль куллануны киметә.

Россиядә әлеге акция 2008 елдан бирле уздырыла. Мәскәүдә 22 сентябрьдә башкала хакимияте автомобильсез көн уңаеннан җәмәгать транспортына бәяләрне төшерә, махсус билетлар чыгара, шулай да машина хуҗалары күпчелек очракта бу акцияне игътибарсыз калдыра. Шуның өстенә, акция хөрмәтенә Курск һәм Санкт-Петербургта чаралар уздырылу турында билгеле. 2009 елдан башлап Автомобильсез көн Уфа шәһәрендә дә билгеләп үтелә. Бу көнне шәһәр урамнары буенча велосипед ярышы уза, ул елдан-ел күбрәк кешене җыя. 2013 елда шәһәрнең велосипедларны вакытлыча алып тору хезмәте көче белән Ростов-на-Донуда да акция үтә. 2007 елдан автомобильсез көн Екатеринбургта үткәрелә. Бу көнне шәһәр велосипедчылары автомобильчеләргә велосипед белән дә яшәргә мөмкин икәнлеген күрсәтеп, ачык кызгылт-сары төсләрдәге киемнәрдә үзәк урамнар буенча әйләнеп уза. Юллар ябылмый һәм велоколонна тарафыннан капланмый. 2014 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә автомобильсез көн Мәскәү Хөкүмәте каршындагы Табигатьне куллану һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты ярдәмендә узды.

Чыганак: Википедия: ru.wikipedia.org /День без автомобиля.