21–27 сентябрь – «Без дөньяны чистартабыз» Бөтендөнья акциясе атналыгы (Планетаны чүптән арындырыйк)

Мусор«Планетаны чүптән арындырыйк» дип исемләнгән, тора-бара бөтендөнья статусы алган акцияне беренче тапкыр 1993 елның сентябрендә Австралиядә яшәүчеләр үткәрә – алар массакүләм рәвештә океан яр буйларын чистартырга чыга. Әкренләп акциягә башка илләр дә кушыла, һәм бүгенге көндә анда бөтен дөнья буенча 100 дәүләтнең миллионлаган кешесе катнаша.

Төрле континентларда яшәүчеләр туган шәһәрләрендә чуп-чарны җыю һәм аеру өчен сентябрьдә махсус атна билгелиләр яисә экологик максат белән планетаның кайсы да булса бер почмагына юнәләләр. Күп кенә шәһәрләрдә икенчел чималны эшкәртүнең экологик һәм икътисади яктан файдасын яктырткан агарту чаралары уза. Кешеләр ял итү урыннарын, су буйларын, урман паркларын һәм сулыкларны, шәһәр яны территориясен һәм елгаларны чүптән арындыра, «Чүплек урынына парк», «Пластикка каршы» кебек акцияләр уздыра, агачлар утырта, күргәзмә, концерт һәм матбугат конференцияләре уздыра.

«Планетаны чүптән арындырыйк» акциясенең актуальлеге соңгы елларда аеруча үсте. Кешелек елдан-ел күбрәк «кулланучылар җәмгыяте»нә әверелә бара. Җир йөзендә яшәүче һәр кешегә елына уртача 20 тонна чимал тотыла, аның күпчелек өлеше (97 процентка кадәр) калдыкка әверелә, шуның нәтиҗәсендә «XXI гасыр албастысы» дигән исем алган чүп өемнәре барлыкка килә. Алар зурлыклары белән генә түгел, тере организмнарның сәламәтлекләре һәм тормышлары өчен куркыныч тудырулары белән дә борчуга сала. Чөнки җир асты суларын һәм зарарлы газлар таралуга китерәләр.

«Планетаны чүптән арындырыйк» бөтендөнья акциясенең максаты – әйләнә-тирә мохитнең пычрануы һәм планетаны чүп басу мәсьәләләренә кешеләр игътибарын җәлеп итү, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә хуҗаларча карарга өйрәтү һәм экологик культура һәм аң дәрәҗәсен күтәрү.

Мәсәлән, 2004 елда Гринпис Петербургта, шәһәрдә яшәүчеләргә көнкүреш калдыкларын дөрес итеп аерырга өйрәтү һәм аларны эшкәртү нәтиҗәсендә нинди файдалы әйберләр алырга мөмкин булуын күрсәтү максатында, чүп-чарны аерым җыю турында театральләштерелгән тамаша оештырды.

«Кешелек атом афәтеннән түгел, ә үз көнкүреш калдыкларыннан буылып үләчәк» , – дигән кайчандыр танылган физик Нильс Бор. Табигатьне саклаучы бөтендөнья акцияләрен оештырып, экологлар бар көчләре белән Борның сүзләре чынга ашмасын дип тырыша…

 Чыганак: Calend.ru Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3126.