15–17 сентябрь – Россиядә урман көне

ЛесаУрман – безнең иң зур табигый байлыгыбыз, экологик куркынычсызлык билгесе, халык хуҗалыгы комплексының төп өлеше һәм илнең икътисадый стабильлеге нигезе. Урманнар – планетабызның үпкәләре ул. Без сулый торган һаваның сыйфаты аларның күләме һәм торышына бәйле. Шуның өстенә, урман – бетмәс-төкәнмәс байлыклар чыганагы, ул ашата, киендерә, җылыта һәм дәвалый.

Шунлыктан урман тармагы белән бәйле эшчәнлек алып баручы һәр кешене киләчәкне саклаучы дип атау да хата булмас. 15 сентябрьдән алып 17 сентябрьгә кадәр илебездә иң массакүләм экологик бәйрәмнәрнең берсе – Россиядә урман көне билгеләп үтелә.

Бу вакытка традиция буенча массакүләм урман утырту һәм урманнарны саклау буенча төрле акцияләр планлаштырыла. Россиядә коллектив белән урман утырту идеясе (нигездә, мәктәп укучылары көче белән) 19 нчы гасырның соңгы унъеллыгында барлыкка килә. Бу эштә активист буларак урманнар үстерү эше белән шөгыльләнүче Митрофан Туpский таныла. 1894 елда аның башлангычы белән Көньяк-Көнбатыш төбәк халык училищелары идарәсе «Училищеларга караган җирләрдә халык мәктәпләре укучылары тарафыннан агач утырту турында» циpкуляp бастырып чыгара. Россиядә беренче рәсми урман утырту бәйрәме Харьковта уза. Ул «үсеп килүче буында табигатькә, урманнарга мәхәббәт уяту, шәхси һәм җәмәгать бакчалары һәм паркларын саклауның мөһимлегенә төшендерү» максатларында башкарыла. Бәйрәмне оештыручылар «агач утырту мәктәп бәйрәмен тантаналы итеп оештыру» балаларга тиешле тәэсир ясасын һәм бу эштә ел саен катнашу теләге тудырсын өчен, хисчән атмосфера тудыруга зур игътибар бирә.

Урман – Россиянең милли байлыгы, ул су һәм һава кебек чиксез сыман тоела. Чынлыкта Россия урманнары нәтиҗәле яклауга, саклауга һәм торгызуга мохтаҗ. Урман кисү һәм кеше тарафыннан китереп чыгарылган янгыннар нәтиҗәсендә, Ерак Көнчыгышның кедрлы-эре яфраклы уникаль урманнары деградацияләнә.  Алтай-Саян тау иленең уникаль кедрлы һәм ылыслы урманнарына, юл төзү һәм Кытайга агач чыгару планнары аркасында, куркыныч яный. Кавказ тауларының зур кыйммәткә ия чикләвек, каштан урманнары, төрле тыюларга карамастан, агачлар киселә һәм чит илгә чыгарыла. Халыкара нормага җитәр өчен, Россиядә 18,8 млн. гектар сакланучы урманнар җитми – «Россия урманнарының биотөрлелеген саклау» тикшеренүләре ясаган нәтиҗәләрнең берсе шундый. Урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен алып тора, дип санала. Җир йөзендәге урманнарның гомуми мәйданы 38 миллион кв. км тәшкил итә. Россия урманнарының мәйданы – якынча 8 миллион кв.км.

Урман хезмәткәрләре көне Россиядә һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Урман хезмәткәрләре көне – тормышларын илебезнең урман байлыкларын саклау һәм арттыру, агач әзерләү һәм эшкәртүгә бәйләгән кешеләрнең бәйрәме.

Урман хезмәткәрләре көне бәйрәме 1980 елның 1 октябреннән СССР Югары Советы Президиумының «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Указы белән 1977 елда кабул ителә. Шул көннән һәр елны көзен урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, бу көнне барысы да аларның казанышларын искә ала, җәмгыять хакына башкарган фидакарь хезмәтләрен хөрмәтли.

Урман хезмәткәрләре көнен урман хуҗалыгы, урманны саклау, агач, целлюлоза-кәгазь, урман әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, урман сәнәгате комплексы ветераннары гына түгел, ә урманны яратучы һәм аңа хөрмәт белән караучы барлык кешеләр билгеләп үтә.

 

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3123