25 август – Байкал көне

БайкалБайкал көне бәйрәме 1999 елда кертелә һәм шул көннән бирле ел саен августның дүртенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Вакытлар узу белән ул гомумроссия һәм гомумдөнья бәйрәме буларак танылды, экологик календарьдагы мөһим һәм популяр датага әйләнде.

Күп кенә иҗтимагый акцияләр, фәнни, мәдәни, спорт чаралары, иҗади бәйгеләр һәм викториналар ел дәвамында Байкал көне исеме астында уза. Кинофестивальләр, рәссамнар күргәзмәләре һәм фотокүргәзмәләр, яшь һәм өлкән рәссамнарның коллектив белән пленэрлар уздыру өчен Байкалга баруы, халык иҗади кул эшләре бәйгеләре, экологик җыештырулар, сусаклагыч яр буйларыннан чүпне җыю, Ангара яр буенда узучы театральләштерелгән тамаша.

Себердә Монголия чикләре янында урнашкан Байкал күлен тайга урманы һәм тау кыялары арасындагы җирлектә сузылып киткән гаҗәеп табигый гүзәллеге өчен «табигатьнең бриллианты» дип атыйлар. Әмма Байкалның үзенчәлеге искитмәле матурлыгында гына түгел, ул әле планетабыздагы чип-чиста сулы иң кодрәтле һәм иң тирән күл-диңгез (1637 м). Байкалда планетадагы барлык төче суларның бишенче өлеше җыелган, 23 мең куб километр. Бу күл – цивилизациянең стратегик яшәү ресурсын саклаучы.

Гадәти күл 10-15 мең ел тирәсе яши, аннан соң ул юкка чыга. 25 миллион ел элек тектоник җимерелү урынында барлыкка килгән Байкалда бер картаю билгесе дә сизелми. Табигатьнең миллион еллар буена әлеге гаҗәеп байлыкны эволюцион сынаулар аша саклап килү факты галимнәрдә Байкал күл генә түгел, ә океанның башлангычы дигән уй-фикер тудырган. Ни генә булмасын, Байкал ярлары елына 2 см тизлек белән киңәя бара.

Байкал күле дөньяның табигый могҗизаларының берсе санала, чөнки:

Байкал – дөньядагы иң борынгы һәм иң тирән күл. Һәм ул һаман Җир көчләренең йогынтысына дучар. Күл мезозой чорында, ягъни 25 млн. ел элек туа.

Байкалның флора һәм фаунасы да үзенчәлекле. Күл эволюция фәне өчен аеруча кызыклы.

Байкал күле иңкүлеген әйләндереп алган ямьле таулар, тайга, тундра, утраулар һәм далалар – бу мәһабәт күренеш.

Байкал – дөньяда бердәм төче суларны саклаучы (20% дөнья запасы).

Ул бай биотөрлелеге белән аерылып тора, анда 1340 төрле хайван (745 эндемиклар) һәм 570 төр үсемлекләр (150 эндемиклар).

Байкал суы тәмле һәм чиста, чөнки күл көчле үз-үзен чистарту механизмнарына ия. Үтәкүренмәлелек буенча ул океан суларына якын һәм барлык күл сулыкларын узып китә.

1996 елда Байкал ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән.

Чыганак: Calend.ru .Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/718.