26 июнь – Халыкара наркоманлыкка каршы көрәш көне

Наркотики26 июньдә дөнья күләмендә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Халыкара наркоманлыкка каршы көрәш көне 1987 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан наркотиклар куллануга каршы халыкара берләшмә булдыру өчен эшчәнлекне ныгыту һәм хезмәттәшлек итүдә карар кылуны аңлату йөзеннән гамәлгә кертелә. 1987 елның 7 декабрендә наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча Халыкара конференция тәкъдиме нигезендә кабул ителә.

1998 елда БМОның Генераль Ассамблеясы үткәргән махсус сессия наркотиклар проблемасына багышлана. Әлеге сессия нәтиҗәсендә 2008 елга бөтендөнья наркоманлык проблемасын сизелерлек киметү максаты куела. Әмма, БМО бәяләре буенча, гомумдөнья наркотиклар кулланучыларның саны хәзерге вакытта 185 миллионнан да ким түгел (ягъни планета халкының 3 проценты, яисә 15-30 яшьлекләрнең 12 проценты). Кызганыч, наркотикларга бәйлелек нәтиҗәләре демографик күрсәткечләргә көннән-көн күбрәк тискәре тәэсир ясый. Наркотик кулланучылар арасында балигъ булмаганнар һәм яшүсмерләр саны артканнан-арта бара, хатын-кызлар арасында да әлеге куркыныч бәйлелеккә тартылучылар күбәя. Наркоманлык проблемасы табиб-наркологларны да хафага сала, алар әгәр 3-4 ел элек яшь наркоманнарның уртача яше 16-17 булса, бүгенге көндә бу күрсәткеч 13-14 яшькә төште дип белдерә. Статистика мәгълүматлары буенча, соңгы 10-12 елда наркотик һәм психотроп препаратлар кулланучы хатын-кызлар саны җиде тапкырга артты.

Хәзерге көндә наркоманлык башкалар бәхетсезлеге хисабына баерга мөмкинлек бирүче бик табышлы эшмәкәрлек тә әле ул. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрнең иң күп тупланган урыннары дип Якын һәм Урта Көнчыгыш, Азия илләре санала. Дөньякүләм масштабта героин кертүчеләр Әфганстанда. Наркотик матдәләр таратуда шулай ук Латин Америкасы илләренең дә өлеше аз түгел.

Күрсәткечләр буенча, Советлар Союзы таркалганнан бирле наркотиклар белән бәйле җинаятьчелек аеруча үсте. Россиянең наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте рәсми статистикасы буенча, соңгы ун елда Россиядә наркоманнар саны тугыз тапкырга арткан. 2006 елда Россиядә якынча 390 мең наркоман теркәлгән. 4-5 миллион тирәсе россияле наркотикларны даими куллана; алар арасында – 11-24 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр – 2 миллионга кадәр кеше. Шунысына игътибар итик, наркотик кулланучыларның 60 процентын 18 яшьтән алып 30 яшькәчә яшь буын россиялеләр тәшкил итә. Чынлыкта исә, Россиядә наркоманнар саны бик күпкә артыграк; кайбер белгечләр 10 миллионнан артык кеше дип исәпли. Россиядә законсыз наркотиклар әйләнеше елына якынча 10 миллиард долларны тәшкил итә, ә җинаятьләрнең 25 проценты наркоманнар белән бәйле.

Соңгы елларда наркотик һәм агулы матдәләрнең балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан кулланылуы илебез өчен зур афәткә әйләнде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, яшүсмерләрнең (малайлар да, кызлар да) якынча 70 проценты бер тапкыр булса да наркотик матдәләрне татып караган. Наркодиспансерларда исәптә торучы, наркоманлык һәм токсикоманлык белән авыручы балигъ булмаганнарның саны дистәләрчә тапкырга артты. Кайбер шәһәрләрдәге уку йортларында тоташтан наркоманлашу күзәтелә.

Наркотикларны кулга төшерү өчен, күпләр җинаятькә бара, наркоман кызларның 70 процентка кадәре фахишәлек белән шөгыльләнә. Наркотик кулланучыларның һәрберсе тагын 5-10 кешене әлеге упкынга тарта. Алар барысы да йогышлы авыруларны, шул исәптән гепатит вирусын таратучылар булып тора. Бүгенге көнгә балалар һәм яшүсмерләр үлемендә төп сәбәпләренең берсе – наркотиклар проблемасы белән бәйле өзлегүләр.

ВИЧ белән зарарланучыларның күпләп артуы җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. Россиядә ВИЧ-инфекция күчү, беренче чиратта, наркоманнарның уртак шприц кулланган вакытта зарарлануы белән бәйләнгән. Илдә инфекциялеләрнең якынча 80%ы – наркотик керткәндә зарарланган наркоманнар.

Наркотикларга бәйлелекнең зур темплар белән үсә баруы дөнья һәм Россия җәмәгатьчелеген аеруча борчый. Шуның белән бәйле рәвештә, 26 июнь көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә наркотикларга бәйлелек һәм яшьләр арасында наркотик куллануга каршы һәм аны кисәтү өчен төрледән-төрле акцияләр үткәрелә.

Чыганак:   Женский сайт Inmoment/: inmoment.ru/holidays…struggle-against-narcotism.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.