3 май – Кояш көне           

«Кояш нуры, саф күк йөзе
Бу – бер малайның рәсеме.
Ясаган ул ап-ак биткә
Һәм язып куйган читкә:
Һәрвакыт булсын КОЯШ!..»

СолнцеБезнең өчен Кояш – ул яшәү чыганагы. Аннан башка планетабызда һава да, су да булмас иде. Кояш астында тормыш барлыкка килгән.

Кояш – Кояш системасының үзәге –  газлардан торган кайнар шар. Ул Кояш системасындагы башка җисемнәрнең гомуми массасыннан 750 тапкырга зуррак. Шунлыктан Кояш системасында якынча барысы да Кояш тирәли әйләнә дип санарга мөмкин.

Кояш – Җиргә иң якын йолдыз, башкалары бездән бик еракта урнашкан. Җир өчен Кояш – куәтле космик энергия чыганагы. Ул үсемлек һәм хайваннар дөньясы өчен кирәкле яктылык һәм җылылыкны бирә һәм Җир атмосферасының мөһим үзлекләрен барлыкка китерә. Гомумән, Кояш планетаның экологиясен билгели. Аннан башка тормыш өчен кирәкле һава да булмас иде, һава бозланып каткан сулыклар һәм коры җир тирәли сыек азот океанына әверелер иде. Без, Җирдә яшәүчеләр өчен Кояшның мөһим үзенчәлеге шунда, аның янында планетабыз барлыкка килгән һәм анда тереклек туган.

Кояш, җил, диңгез дулкыннары һәм биомасса энергетик чимал булып тора, ул безне әйләндереп алган һәм без аны бик җиңел кулланабыз. Аны җирдән чыгарырга кирәк түгел. Ул радиоактив калдыклар барлыкка китерми. Бу яңартылып торучы энергия.

 Яңартылып торучы энергия чыганакларын куллану мөмкинлекләренә игътибарны җәлеп итү өчен, Халыкара Кояш энергиясе җәмгыятенең Ауропа бүлеге 1994 елдан башлап ирекле нигездә ел саен Кояi көне оештыра. Энтузиастлар һәм белгечләр, иҗтимагый оешмалар һәм фирмалар бөтен Ауропа буенча кояш энергиясе мөмкинлекләре демонстрацияләре белән бәйле төрле чаралар уздыра.

Чыганак: Supertosty.ru: http://www.supertosty.ru/pozdravleniya/prochie_prazdniki/den_solnca/.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.