7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

здоровьеБөтендөнья сәламәтлек көне һәр елны 7 апрельдә – 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлыкка килгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып дөньяның 194 иле Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган.

Сәламәтлек көне 1950 елдан башлап ел саен уздырыла башлый. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын өчен уздырыла. Ә сәламәтлек саклау оешмалары халыкның сәламәтлеге тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итүгә чакырыла.

Мөһим профилактика чарасы – йогышлы авыруларны китереп чыгара торган кан эчүче бөҗәкләрне, инфекция чыганагы булган кимерүчеләрне киметү. Сары бизгәк, туляремияне кисәтүдә вакцинация дә мөһим роль уйный. Шулай ук тропик илләргә туристик сәяхәтләр вакытында да бөҗәкләрдән сак булу сорала.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/2875/.