24 апрель – Бөтендөнья лаборатор хайваннарны яклау көне

Лаборатория24 апрель экологик даталар календаренда Бөтендөнья лаборатор хайваннарны яклау көне буларак билгеләнгән. Аны 1979 елда хайваннар өстендә авыртулы экспериментлар ясауга каршы Халыкара Ассоциация гамәлгә кертә һәм ул БМО тарафыннан хуплана. Башта ул берничә илдә зоояклаучы оешмалар тарафыннан билгеләп үтелә, ә бүгенге көндә бөтен дөнья буенча вивисекциягә (лаборатор хайваннар өстендә экспериментлар һәм тәҗрибәләр уздыру) каршы хәрәкәт актив үсеш ала бара. Аңа төрле иҗтимагый һәм зоояклаучы оешма активистлары кушыла.

Билгеле булганча, хайваннарны төрле тәҗрибәләр үткәрүдә борынгы заманнардан ук кулланганнар, шулай да бу эшләр эпизодик характерда гына булган. «Лаборатор хайван» төшенчәсе 19 нчы гасыр ахырында эксперименталь биология һәм медицинаның көчле үсеш алуы белән бәйле рәвештә барлыкка килә, ә 20  нче гасырның икенче яртысыннан хайваннар өстендә фәнни тәҗрибәләр ясау ысулы мөстәкыйль юнәлеш буларак рәсмиләштерелә. Бүген лаборатор хайваннар патологик процессларның моделен төзү һәм дару, бизәнү әйберләре, тәмәке, ризык кушылмалары, көнкүреш химиясе матдәләрен сынап карау өчен кулланыла.  Тикшеренүләрнең төп заказчылары – фармацевтика һәм косметика корпорацияләре.

Хайваннарда тәҗрибә уздыруда иң еш кулланылучылар арасында тычканнар, куяннар, маймыллар һәм этләр бар. Ел саен йөзләгән хайваннар лабораторияләрдә һәлак була. Шуның өстенә, әлеге хайваннарны булачак медицина хезмәткәрләрен һәм ветеринар табибларны өйрәткәндә кулланалар.

Хайваннар өстендә экспериментлар уздыруның биоэтикасы лаборатор хайваннарның иминлеген кайгырту, аларны махсус урында тоту технологиясен камилләштерү, экспериментлар вакытында аларга карата кешелекле һәм адекват мөнәсәбәт булдыру, хайваннарның лабораториядә куллану санын киметү, эксперимент вакытында хайваннарның интегүен һәм авыртуын киметү һ.б. өчен соңгы казанышларның барысын да куллануны таләп итә. Шулай ук биоэтика биология һәм медицина өлкәсендәге алга китү өчен алыштыргысыз чара сыйфатында хайваннарны куллануда килеп чыгучы мораль, юридик, философик, социаль, дини мәсьәләләрне карый.

Узган гасыр урталарында ук инде күп кенә илләрдә «Корбаннарсыз матурлык» лозунгы астында зур иҗтмагый хәрәкәт җәелеп китте, аның нәтиҗәсендә косметика предприятиеләренең күбесендә тәҗрибәләр хайваннардан башка гына уздырыла башлады. Бүгенге көндә андый продукцияне махсус билге – түгәрәк эчендә куян һәм «Хайваннар өстендә сынау үтмәгән» дигән язу яисә  «V» (веган) билгесе белән тамгалыйлар.

Билгеле, лаборатор хайваннар турындагы фәннең башлангыч чорында этик мәсьәләләр актуаль булмый, чөнки бу «тармак» әле зур колач алмаган була. Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә биоэтика мәсьәләләре галимнәрнең дә, җәмәгатьчелекнең дә игътибар үзәгендә. Хайваннар өстендә рәхимсез рәвештә тәҗрибәләр һәм тестлар уздыру бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә, чөнки күп кенә кулланучылар әлеге әхлакый мәсьәлә белән таныш түгел, ә җитештерүчеләр аны сатып алучыга җиткерүне кирәк санамый. Нәкъ менә әлеге проблемага дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү максатында, Бөтендөнья лаборатор хайваннарны яклау көне гамәлгә кертелә.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3068/.