15 апрель – Экологик белемнәр көне

Знания

Экологик белемнәр көне дөньяның күп кенә илләрендә ел саен 15 апрельдә үткәрелә. 1992 елда бу көндә Рио-де-Жанейрода узган, әйләнә-тирәлекне саклау проблемала­рын тикшергән БМО конференциясендә барлык илләрнең хөкүмәтләренә карата тулаем экологик белем бирүнең сыйфатын яхшыртырга чакыру яңгыраган. Бәйрәмнең максаты – экологик белемнәр тарату, халыкка экологик куркынычсызлык өлкәсендәге эшләр һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында белешмәләр бирү, экологик фикер йөртергә сәләтле гражданнар тәрбияләү.

Россиядә бу көн 1996 елдан башлап билгеләп үтелә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә (5 июньгә) кадәр бара торган һәр елгы бөтенроссия Әйләнә-тирәлекне экологик куркынычтан саклау көннәрен башлап җибәрә.

Бүгенге көндә әлеге бәйрәмнең төп максаты – халыкның экологик белемен күтәрү һәм экологик культурасын формалаштыру, экологик куркынычсызлык өлкәсендәге яңалыклар һәм әйләнә-тирә мохит торышы турында җәмәгатьчелекне хәбәрдар тоту, шулай ук экологик фикер йөртә белүче гражданин тәрбияләү һәм әзерләү.

Хәзерге заманда экологик белем бирүнең әһәмияте шик тудырмый, күп кенә илләрдә укыту һәм тәрбиядә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Чөнки халыкның экологик культурасын формалаштыру һәм әйләнә-тирә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү эшчәнлеге – бөтен кешелек дөньясының куркынычсыз киләчәге ул.

«Экология» термины (грек теленнән «oikos» – йорт, качу урыны һәм «logos» – фән, белем) тәүге тапкыр 1966 елда немец биологы Эрнст Геккель тарафыннан кертелә. Экология сүзенә заманча аңлатма биргәндә, ул – организмнарның үзара һәм әйләнә-тирә мохит белән үзара мөнәсәбәтләре турындагы фән. Шунлыктан, кешелекнең көннән-көн үсә баручы ихтыяҗлары һәм планетаның кими баручы мөмкинлекләре арасында тигезлеккә ирешү, шул ук вакытта табигать торышы начарая барган шартларда аны саклап калу өчен, безнең заманда һәркем күпмедер дәрәҗәдә экологик белем һәм әйләнә-тирә дөнья белән сакчыл мөнәсәбәттә булу ысулларына ия булырга тиеш.

Безнең илдә экологик агарту һәм тәрбияләү – гомумбелем бирү учреждениеләрендә төп юнәлешләрнең берсе. Чөнки бөтен планетаның киләчәге үсеп килүче буынның экологик культурасына бәйле. Билгеле, глобаль экологик проблемаларны гомумдәүләт һәм дөнья күләмендә бердәм көчләр белән генә чишү мөмкин, әмма яшәү урынында экологияне яхшырту аерым бер кешенең дә кулыннан килә.

Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Россия шәһәрләренең күп кенә югары уку йортларында, китапханәләрендә һәм фәнни учреждениеләрендә экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен яктырткан төрле конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, бәйрәмнәр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар уза. Күп очракта чаралар белем бирү учреждениеләре тарафыннан дәүләт органнары, җәмәгатьчелек, мәдәният учреждениеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлектә оештырыла. Шулай ук теләге булганнарны Россиянең күп кенә төбәкләрендә узучы табигатьне саклау проектлары һәм глобаль экологик акцияләргә җәлеп итү дә мөһим роль уйный. Экологик белемнәр көне экологик агарту һәм белем бирү белән шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, ә планетабызда яшәүчеләрнең барысы өчен дә әһәмиятле. Чөнки сүз киләчәктә барыбызның да тормышы куркынычсызлыгы турында сүз бара. Бүген экологик культура тәрбияләү – киләчәк буынның сәламәтлеген саклау нигезе!

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/3064/.