20 март – 5 июнь – Гомумроссия экологик куркынычтан яклау көне

ПлакатГомумроссия экологик куркынычтан яклау көнен үткәрү идеясе 1993 елда Кузбасста туа, бу тәкъдим белән иҗтимагый оешмалар чыга. Россия хөкүмәте әлеге идеяне хуплый һәм шул ук елның 15 апреле көнне Россиянең 40 субъектында акция старт ала. Ике елдан соң исә РФның барлык субъектлары әлеге акциягә кушыла.

1996 елда җәмгыять инициативасы  1996 елның 11 июненнән «Экологик куркынычтан яклау көнен уздыру турында»гы Карар белән Хөкүмәт дәрәҗәсендә ныгытыла. Яклау көннәренең төп максаты – эффектлы экологик сәясәт үткәрүдә дәүләт органнары һәм иҗтимагый берлекләрнең хезмәттәшлеген ныгыту.

Шул ук елларда Россия тәҗрибәсе белән чит илләрдә дә кызыксына башлыйлар. 1996 елда «Чех җирендә беренче Экологик куркынычсызлык көннәре» һәм «Кытай җирендә беренче экологик куркынычсызлык көннәре» үткәрелә, шуннан соң башка илләрдә билгеләп үтелә башлый, тиздән Халыкара көнгә әверелә.

Хәзерге көнгәчә Россиядә Яклау көннәре традиция буенча ел саен 15 апрельдән алып 5 июньгә кадәр «Экология – Куркынычсызлык – Тормыш» шигаре астында үтә. Аларны уздыру миллионлаган кешеләрнең табигать белән бергәлектә яшәргә омтылуын чагылдыра.

Яклау көннәре кысаларында үткәрелгән күп кенә чаралар традициягә әйләнеп бара, мәсәлән, җыештыру өчен өмәгә чыгулар, күргәзмәләр, акцияләр, конференцияләр, территорияләрне төзекләндерү һ.б. Алар арасында Россия һәм дөньяның башка бик күп илләрендә билгеләп үтелүче акцияләр: Халыкара Су көне, Җир көне, Радиацияле авария һәм һәлакәтләрдә һәлак булганнарны искә алу көне, Халыкара балаларны яклау көне, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне һ.б.

Яклау көннәре устав һәм башка төрле атрибутлар белән рәсмиләштерелмәгән. Аларда иҗтимагый оешмалар, төрле берлек һәм комитетлар, муниципаль учреждениеләр, коммерция структуралары һәм, әлбәттә инде, кешеләр катнаша. Алар Россиядә нәкъ менә җәмәгатьчелек күп кенә иҗади башлангычларга этәрә алуын, ә белгечләр, җәмәгатьчелек һәм дәүләт органнарының бердәм көче ярдәмендә аерым төбәктә, илдә яисә дөньядагы экологик мәсьәләләрне чишүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын күрсәтә.

Безнең илдә экологик агарту һәм тәрбия бирү гомумбелем бирү учреждениеләренең төп юнәлешләренең берсе. Чөнки планетабызның киләчәге үсеп килүче буынның экологик культурасына бәйле. Билгеле, глобаль экологик мәсьәләләрне гомумдәүләт һәм дөнья дәрәҗәсендә бердәм көчләр белән генә чишеп була, әмма яшәгән урынында экология шартларын яхшырту аерым бер кешенең дә кулыннан килә.

Бәйрәм хөрмәтенә Россиянең күп кенә ВУЗлары, мәктәпләре, китапханәләре һәм фәнни учреждениеләрендә әйләнә-тирә мохитнең экологик торышы һәм аны саклау мәсьәләләренә багышланган конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, бәйрәмнәр, түгәрәк өстәл һ.б. чаралар үткәрелә.

Шунысы мөһим, Экологик белемнәр көне экологик агарту һәм белем бирү белән шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, ә планетада яшәүче барлык кешеләр өчен дә әһәмиятле, чөнки сүз безнең киләчәгебез, тормыш куркынычсызлыгыбыз турында бара. Бүгенге көндә экологик аң тәрбияләү киләчәк буын сәламәтлеген саклап калуда әһәмиятле урын алып тора.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/event/6034/.