15 март – Халыкара тюлень балаларын яклау көне

БелекХалыкара тюлень балаларын яклау көне ел саен 15 март көнне дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә. Ул  Халыкара Хайваннарны Яклау Фонды IFAW инициативасы белән шушы көнгә билгеләнде. Гренландия тюленьнәренең балалары инде күп дистә еллар дәвамында, иң беренче чиратта, үзләренең яхшы тиресе аркасында аулау объекты булып тора. Нәкъ менә шул тиренең кием тегүдә кулланылуы кешеләрнең әлеге җан ияләрен күпләп юкка чыгаруына китерә. Әле берничә ел элек кенә аны Ауропа, Россия, Кытай һәм башка илләрдә легаль рәвештә сатарга мөмкин иде. Гренландия тюленьнәре Төньяк Атлантика, Ак, Баренцево, Карск һәм Гренландия диңгезләрендә тереклек итә. Ана тюлень баласын 11 ай карынында йөртә, ә яз җиткәч, бала тудыру өчен өлкән тюленьнәр берничә атнага диңгездән боз өстенә менә.

Туганнан соң ике атнага якын ана тюлень имезгән вакытта балаларының тиресе ап-ак булып тора. Нәкъ менә шул тире аркасында ел саен дистә меңләп тюлень балалары һәлак була, аларны рәхимсез рәвештә тимер күсәкләр белән бәреп үтерәләр. Рәхимсезлеге, вәхшилеге һәм үтерүнең күпсанлы булуы буенча әлеге кәсепне уздыручылар юктыр. Ә 20 нче гасыр ахырына гренландия тюлене балаларын аулау коммерциясе әлеге төр хайваннарны юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткерде.

Тюлень балаларын аулауга каршы иң беренчеләрдән булып Халыкара хайваннарны яклау фонды IFAW чыкты, ул әлеге проблемага җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп  итте. Яклаучыларга вәхшилеккә  һәм әлеге мәгънәсез кәсепкә битараф кала алмаган кешеләр көннән-көн күбрәк кушыла барды. Ел саен март аенда бөтен дөнья буенча меңләгән демонстрацияләр һәм пикетлар оештырылды. Әлеге актив эшчәнлеккә бәйле күп кенә илләрнең хөкүмәтләре, тюлень балалары белән кәсеп итүне табышсыз итү өчен, икътисади чаралар уйлап табарга мәҗбүр булды. 1986 елдан башлап, АКШ, Мексика һәм Ауропа илләрендә тюлень балалары тиресен сату-алу гомумән тыелды. Бүгенге көндә Евросоюз илләрендә иҗтимагый урыннарда әлеге тиредән тегелгән кием белән чыгу начар гадәт санала. Шуларга карамастан, Россиядә бары тик 2009 елда гына җәмәгатьчелек һәм халыкара экологик оешмалар тырышлыгы белән РФ Хөкүмәте тарафыннан тюлень балаларын аулау тыелды. Монда шулай ук протестта Россиянең танылган кешеләре – артистлар, музыкантлар, режиссерлар, академиклар, журналистлар, спортсменнарның катнашуы да зур роль уйнады…

Шулай да хәзерге көнгә кадәр массакүләм тюлень балаларын юкка чыгару Канада, Намибия һәм Норвегиядә тыелмаган. Дөнья җәмәгатьчелеге көрәшен дәвам итә. 2010 елның августында Евросоюз тюлень продукциясенең барлык төрләре белән сәүдә итүне тыйды.  Бу барлык илләрдә дә тюлень белән кәсеп итүгә нокта куяр дип ышанып кала IFAW.

15 март, Халыкара тюлень балаларын яклау көнендә, күп илләрдә әлеге җан ияләрен аулауга каршы төрле акцияләр, демонстрацияләр һәм пикетлар уза. Россия җәмәгатьчелеге һәм экологик оешмалар тарафыннан бөтен ил буенча, тюлень балаларын яклап һәм әлеге проблемага җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү максатында, күптөрле чаралар – балалар рәсемнәре, фотолардан торган күргәзмәләр, демонстрация, флешмоб һ.б. лар үткәрелә.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3055/