31 гыйнвар – Халыкара Ризыкта ит кулланудан баш тарту көне

Вегетарианство31 гыйнвар көне Халыкара Ризыкта ит кулланудан баш тарту көне дип игълан ителгән. 2009 елда бу көне тәүге тапкыр билгеләп үтелә. Әлеге идеяне тәкъдим иткән активистлар моны  елына бер тапкыр булса да кешеләрнең игътибарын глобаль мәсьәлә – хайваннарны кансызларча үтерүгә юнәлтү кирәклеге белән аңлата.

Бөтен дөнья буенча һәр сәгать саен кешеләр күп күләмдә хайваннарны үтерә, аннары аларның итен ризыкта куллана. Бу көнне төрле активист-эколог төркемнәре бөтен планета буенча ит һәм ит продукцияләрен ашаудан  баш тартырга чакыра.

Табиблар кисәтә: тулы кыйммәтле вегетариан туклануы өчен рационнан итне төшереп калдыру гына җитми, ә үзеңнең туклану режимын дөрес итеп планлаштыру мөһим. Кайбер галимнәр фикеренчә, уртача алганда вегетарианнар сирәгрәк авырый һәм алар озаграк яши. Алар арасында бик күп танылган галимнәр, сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, спортчылар, актерлар һ.б.лар бар. Мәсәлән, Альберт Эйнштейн, Пифагор, Леонардо да Винчи, Лев Толстой, Махатма Ганди, Франц Кафка һәм башкалар вегетарианнар булган. Билгеле булИзвестно, что без продуктов животного происхождения обходятся Музыкантлар Пол Маккартни, Моби, модель Памела Андерсон, актриса Натали Портман һ.б. бик күпләрнең дә ризыкта ит кулланмавы билгеле.

 

Чыганак: Вегетарианство, веганство, здоровый образ жизни (http://vegetarian.ru/news/detail.php?ID=2303)