Стационар булмаган китапханә хезмәте күрсәтү формалары секторы

Стационар булмаган китапханә хезмәте күрсәтү формалары секторы (НФО) 2014 елда комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге составында ачылды. Әлеге сектор эш урынында мәшгульлеге аркасында китапханәгә килергә җитешмәүче кешеләр өчен дип билгеләнгән. Сектор хезмәткәрләре тарафыннан өч ел эчендә күпләгән күчмә китапханәләр һәм предприятие, оешмаларда китап бирү пунктлары ачылды.

DSC_0011 DSC_0006 P1000342 P1000739

Сектор хезмәтләреннән балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре куллана. Күчмә китапханәләр «Эврика» һәм «Кызыл Тау» мәдәният үзәкләрендә, Картиналар галереясы һәм «Радуга» дәвалау-сәламәтләндерү комплексында, хезмәт ветераннары пансионатында һәм башка оешмаларда эшли.

Сектор хезмәткәрләре предприятиеләргә китаплар алып килү белән бергә, оешмада эшләүчеләр һәм ял итүчеләр өчен массакүләм чаралар, балалар өчен мастер-класслар үткәрә.

P1000386 P1020133 P1000412 P1020140

Шәһәрнең теләсә кайсы оешмасы вәкилләре Үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итеп, хезмәткәрләренең уку ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, стационар булмаган хезмәт күрсәтү секторы китапханәчеләрен үзләренә чакыра ала.

Секторның җитәкчесе – Бучкина Нина Павловна.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.