Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы

 

 

 

ТАРИХ

1970 елга Яр Чаллы шәһәре халкы 39,3 мең кешене тәшкил итә. КамАЗ төзелеше башланган вакытка Тукай район китапханәсе – иң бай китап фонды тупланган бердәнбер китап йорты була. Шулай ук шәһәр халкына 3 шәһәр һәм 6 профсоюз китапханәләренә йөрү мөмкинлеге була. Ә нәниләр өчен 2 балалар һәм 3 мәктәп китапханәсе хезмәт күрсәтә.

1972 елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан Яр Чаллыда Үзәк китапханә ачу турында карар кабул ителә. Өч ел дәвамында Татарстанның В.И. Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсе китап фонды булдыру һәм каталоглар төзү буенча зур эш башкара. Фондны тулыландыручы төп база булып Россия дәүләт яшүсмерләр китапханәсе тора. Китапханәгә «Новый мир» журналы редакциясе ун мең том бүләк итә, бер өлеш китапларны М.Е. Салтыков-Щедрин исемендәге Дәүләт китапханәсе, В.И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе, Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбиятлары китапханәсе тапшыра. Кыскасы, КамАЗ төзүчеләре өчен китапларны илнең төрле почмакларыннан машиналар, поездлар һәм самолетлар белән кайтаралар.

1975 елда мәртәбәле кунаклар, язучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында китапханә тантаналы рәвештә үз ишекләрен ача һәм беренче укучыларын кабул итә. Әлеге китапханә бинасы өчен бер торак йортның беренче каты җиһазландырыла. Бу вакытка китап фонды исә 54 000 данәгә җиткән була.  Шәһәр Үзәк китапханәсенең беренче мөдире Гафарова Люция Әмир кызы китапханәне оештыруга үзеннән зур өлеш кертә. Шәһәр үзәк китапханәсенә инде бу чорда татарның каһарман-шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә. «Китапханәгә Муса Җәлил исеме бирелүендә тирән мәгънә ята, – ди СССР Язучылар берлеге әгъзасы Р.Мостафин китапханәне ачу тантанасында ясаган чыгышында. – КамАЗда һәрвакыт фидакарьлек, батырлык, Туган җиргә карата мәхәббәт хисләре, ягъни Муса Җәлилгә хас булган рухи халәт белән гел очрашып торасың».

1975 елда ТАССРның Яр Чаллы башкарма комитеты хезмәт ияләре депутатлары Советы һәм шәһәрнең мәдәният бүлеге карары нигезендә, Шәһәр үзәк китапханәсен, Үзәк балалар китапханәсен, 10 филиалны (бишесе балалар өчен) берләштергән Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы барлыкка килә. ҮКСның бердәм китап фонды, штаты, бюджеты, административ һәм хуҗалык җитәкчелеге булганга, халыкны китап белән тәэмин итү эше сыйфаты югары дәрәҗәгә менә.

1980 нче еллар башыннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының зур коллективы белән Галләмова Дания Мәннан кызы идарә итә.

Елдан-ел ҮКСда филиаллар саны үсә бара: Шәһәр үзәк китапханәсеннән тыш, 1980 елда 14 филиал эшләп килә (аларның 7се балалар өчен), 1985 елда әлеге филиаллар саны инде 18гә җитә. 1981 елда Шәһәр үзәк китапханәсенә һәм 2, 6, 14, 15 санлы филиалларга халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәткән өчен «Югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүче» исеме бирелүе бу елларның күрсәткече булып тора. Шушы ук елларда ҮКС Министрлар Советының һәм Татоблсовпрофның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

1990 нчы еллар Яр Чаллы ҮКСы өчен яңа базар шартларына күчү чоры була. 1990 ел башына ҮКС 22 филиалны берләштерә. 1991-1993 елларда шәһәр китапханәләр системасы КамГЭСэнергостройның 7 профсоюз китапханәләр системасы филиаллары хисабына тагын да киңәя, ә 1994 елда ҮКСна Тукай районы ҮКСның Үзәк балалар китапханәсе кушыла. Бу – Яр Чаллыда 1948 елда балалар өчен ачылган беренче балалар китапханәсе. Ул Үзәк урамындагы сәүдәгәр Стахеев йортында урнашкан була.

Яңа гасырның башы исә китапханә коллективының эш тәртибе җайга салынып, иҗади көчләрне кулланып, төрле профессиональ бәйгеләрдә актив катнашып һәм җиңүләргә ирешеп эшләү белән характерлана. Яр Чаллының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы республикада беренчеләрдән булып ТР Мәдәният министрлыгының «Лидер» премиясе лауреаты булып таныла (2001 ел). Шәһәр үзәк китапханәсе ике тапкыр ТР Мәдәният министрлыгының «Иҗади эзләнү» премиясе лауреаты исемен ала. 10 нчы санлы балалар китапханәсе «Ел китапханәсе» республика бәйгесендә җиңү яулый. 2005 елда ҮКС «Елның иң яхшы мәдәният учреждениесе» исеменә лаек дип табыла һәм Яр Чаллы шәһәре Администрациясенең дипломы белән бүләкләнә.

2005-2007 елларда коллектив белән Мәҗитов Рамил Риф улы җитәкчелек итә. Бу вакытка шәһәр китапханәләре ял итү һәм белем алу өчен мәгълүмат үзәгенә әйләнә.

2006 елда Яр Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ ел саен уздырыла торган «Кеше һәм табигать» республика бәйгесендә «Шәһәрнең һәм авылның иң яхшы китапханәсе» төркемендә беренче урынны яулый һәм «Экология өлкәсендә белем бирү һәм тәрбияләү буенча эш» номинациясендә «Иң яхшы китапханә» дипломы белән бүләкләнә.

КИТАПХАНӘ БҮГЕН

2007 елдан «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль дәүләт учреждениесе директоры итеп Гайнуллина Венера Марсил кызы билгеләнә.

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе (ҮКС) – ул шәһәрнең иң эре китапханә оешмасы. ҮКС 19 китапханәне берләштерә. Аның структурасында шәһәр үзәк китапханәсе, үзәк балалар китапханәсе, 6 балалар китапханәсе, 11 җәмәгать китапханәcе исәпләнә. Укучыларга рус һәм татар телләрендә хезмәт күрсәтелә.

Китапханә эшендә мәгълүмати технологияләр кулланыла. Бүген Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 78 компьютер файдаланыла. Һәрбер китапханә Интернет челтәренә тоташтырылган, укучыларга эшләү өчен уңайлы эш урыннары бар. Электрон документ әйләнеше кертелгән. АБИС «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында электрон каталог булдырыла. Заманча автоматлаштырылган белешмә-мәгълүмат системасы кирәкле китапны тиз арада табарга, кызыксындырган тема буенча әдәбият исемлеге төзергә, кирәкле басманың безнең система китапханә җирлегендә саклану урынын ачыклау белән бергә, милли һәм Татарстан муниципаль  китапханәләре фонды составы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы – рус һәм татар телләрендә традицион һәм электрон әдәбият тупланган заманча китапханә. Аның гомуми фонды төрле фән тармакларына караган 756158 данә китап тәшкил итә. Электрон китапханә составына 862 электрон басма керә. Ел саен 40 тан артык исемдәге газета һәм 175 журнал алдырыла.

Кулланучыларга күрсәтелә торган хезмәтләр:

– икътисад, сәясәт белеме, хокук, тарих, фәлсәфә, психология, әдәбият белеме буенча яңа басмалар;

– универсаль һәм нинди дә булса тармакка караган энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр, шул исәптән Брокгауз һәм Эфронның энциклопедик сүзлекләренең яңартылган басмалары;

– аудио- һәм электрон китаплар, видеобасмалар;

– каталог һәм картотекалар системасы;

– электрон каталог,

– электрон уку залы.

2017 елның март аеннан шәһәр китапханәләре электрон эш формасына күчте. Укучыларга бердәм укучы билеты (единый читательский билет (ЕЧБ) бирелә башлады, ул бөтен Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә. Wi-Fi технологиясе буенча Интернетка бушлай тоташу зонасы эшли.

Китапханә бүген – китап саклау урыны гына түгел, ул – мәгълүмати, мәдәни һәм буш вакытны файдалы уздыру үзәге дә. Китапханә бинасында гына түгел, шәһәр мәйданчыкларында да Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан елына 2000 ләп төрле чара уздырыла. Заманча хезмәт күрсәтү һәм югары дәрәҗәдә сыйфатлы итеп мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан, шәһәр китапханәләрен эзлекле рәвештә компьютерлаштыру бара.

ҮКСның структур тармаклары:

Шәһәр Үзәк китапханәсе
Балалар үзәк китапханәсе
Филиаллар

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.