Тукай урамы

Набережная ТукаяТукай Яр буе урамы – Чаллы шәһәренең Комсомол районында урнашкан урамнарның берсе. Ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.
Тукай Яр буе урамы Мәләкәс елгасы акваториясе буенча Казан проспектына кадәр сузыла. Шәһәр башкарма комитетының 254 нче документы нигезендә 1972 елның 3 августыннан әлеге территориягә Габдулла Тукай исеме бирелә.
Тукай Яр буе урамында шәһәр әһәмиятендәге түбәндәге учреждениеләр бар:
– «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Тукай Яр буе урамы, 14);
– «Дельфин» бассейны (Тукай Яр буе урамы, 12);
– «Төзүче» стадионы (Тукай Яр буе урамы, 16);
– Сугыш ветераннары өчен госпиталь (Тукай Яр буе урамы, 39);
– 2 нче «Комсомол» полиция бүлеге.