«Ач, шигърият, серләреңне!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды (12+)

Шигырь – тылсым!

Мең төрлегә

Әйләндерә мине.

Шигырь язсам – дәртем арта,

Тормыш бара көйле.

      (Г. Айзетуллова)

 

21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Ач, шигърият, серләреңне!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Әлеге күргәзмәдә татар классик шагыйрьләренең китаплары, бүгенге көн татар шигъриятенең иң яхшы үрнәкләре, татар шагыйрьләренең русчага тәрҗемәләре, Чаллы шагыйрьләренең иҗат җимешләре белән якыннан танышырга мөмкин.

Күргәзмә 10 нчы апрельгә кадәр эшли. Шигърият дөньясына рәхим итегез!

Поделиться: