«Сабый күңелле шагыйрь»: Ләбиб Лерон иҗаты буенча әдәби сәгать (6+)

23 нче ноябрь көнне 12 нче татар китапханәсе кече яшьтәге китап укучылар өчен татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты – Ләбиб Лерон иҗаты буенча әдәби чара уздырды.

сабый кунелле шагыйрь
IMG_20211123_103948
IMG20211123081105
IMG-20211123-WA0000
IMG20211123081601

Чарада китапханәче Ләбиб Леронның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, балалар өчен басылып чыккан китапларына күзәтү ясады. 1989 елдан бирле Ләбиб Лерон балалар өчен «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтен башкара. Китапханәче укучыларны әлеге җурнал белән дә таныштырды, балалар журналның кызыклы сәхифәләренә сәяхәт кылдылар, укучылар язучының шигырьләрен сөйләделәр.

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.

Поделиться: