«Әдәби Чаллы күгендә…» китабын тәкъдим итү кичәсе (0+)

Бесплатно

18 май 13.00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегенә багышланган яңа «Әдәби Чаллы күгендә…» китабын тәкъдим итү кичәсе була.

Китапта «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе турында 1970–1990 елларда ук үз фикерләрен  җиткергән: Фикрәт Табиев, Сөббух Рафыйков, Мәхмүт Газизов, Юныс Әминов, Рөстәм Мингалимов, Фәрваз Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова, Рәис Беляев, Хәмит Булатов, Рафаэль Мостафин, Разил Вәлиев, Вахит Имамов, Факил Сафин һ. б. язмалары  урнаштырылган. Берләшмәнең башлангыч чорында йөргән (Альберт Абдуллин, Нурулла Гаптуллин, Франц Галин, Николай Евстафьев, һ.б.), һәм бүгенге көн ләйсәнлеләре – барлыгы сиксән тугыз иҗат әһелен үз эченә алган.

Чарада Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы язучылары катнашачак. Шәһәребезнең танылган җырчылары чыгыш ясау көтелә.

Поделиться: