Язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева 1959 елның 11 июлендә Татарстан Республикасының Тукай районы Биклән авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. 1966 елда Биклән урта мәктәбенә укырга керә, 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Аннан, Бөгелмә исәп-хисап мәктәбендә укып, авыл хуҗалыгы бухгалтеры һөнәрен үзләштерә. Бик күп еллар туган авылының элекке «Чкалов» исемендәге колхоз идарәсендә икътисадчы, хисапчы, шулай ук сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Үзенең тормышын туган авылы, аның кешеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Һәм аңа бүгенгәчә тугрылыклы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
«Моң чишмәсе» (2007), «Күңел сандыгы» (2009), «Сабыр итәм»: кассета (2012), «Күңелем догалары» (2013), «Күңел күзе»: аудиокассета (2013).