Компьютер курслары

Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен компьютер серләренә төшендерү буенча курслар эшләп килә. Әлеге курсларның төп максаты – өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, яшьләр кебек үк, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану алу мөмкинлеге тудыру.

Курслар гыйнварь аеннан бирле эшләп килә. Уку бушлай, дәресләрне китапханә хезмәткәрләре алып бара. 36 сәгатькә исәпләнгән әлеге курслар 1,5 ай дәвам ителә. Дәресләр атнага икешәр сәгать ике тапкыр үткәрелә. Аның барышында өлкәннәр компьютердан куллану серләренә төшенү белән генә чикләнмичә, бөтендөнья челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнеп чыгалар.

Өлкән яшьтәге гражданнарның үзенчәлеген исәпкә алып, группалар аз санлы итеп оештырылган – якынча 10 кеше. Дәресләргә йөрүчеләрнең күбесе – китапханә тирәсендә яшәүчеләр. “Компьютер курсларына язылу инде Яңа ел алдыннан ук башланды”, – ди укуны оештырып җибәрүчесе Карцева Галина Константиновна. “Бүгенге көндә безнең курсларга йөрергә теләүчеләр саны шактый. Өлкәннәр өчен оештырылган булса да, яшь буенча алай катгый чикләүләр куймыйбыз, бары теләк булу җитә”.

Ике төркем укуын инде тәмамлаган, хәзерге вакытта өченче төркем белем ала. Үтә дә тәртипле, тыңлаучан укучылар дәресләргә бик яратып йөриләр, вакытында киләләр, конспект язалар, аңламыйча калганнарын кабатлап сорыйлар. “Безнең турында кайгыртып укулар оештыручыларга ихлас рәхмәт. Мондый курслар оештырылуына бик шатландык, заманадан артта каласы килми бит. Бер танышым әнә океан артындагы Америкада яшәүче  туганы белән кара-каршы утырып сөйләшә, хатлар языша, бик җайлы ди. Алла бирса, без дә моңа тиздән өйрәнербез”, -ди алар.