Яшь рәссамнарның шәхси күргәзмәсе (6+)

Үзәк шәһәр китапханәсенең кече картиналар галереясында Кама буендагы яшь рәссамнар иҗат берләшмәсенең региональ сәнгать күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Түбән Кама, Кама Аланы, Алабуга, Менделеевскида һәм Яр Чаллыда яшәүче кырыкка якын яшь рәссамның төрле техника белән ясалган 50 дән артык эше тәкъдим ителде. 

Күргәзмәләр агымдагы елның яз айларында Алабуга, Түбән Кама һәм Менделеевскида  оештырылса, чираттагысы бер ай дәвамында Яр Чаллының Үзәк китапханәсендә булачак. 

Рәссамнар белән очрашу 15 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә узачак. Күргәзмә 16 сентябрьгә кадәр дәвам итә.