«Шигъриятемнең көмеш канатлары»: Чаллы шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкова белән очрашу кичәсе (12+)

23 нче март көнне 15 нче китапханә хезмәткәрләре урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен танылган шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Әлфия Ситдыйкова белән «Минем шигърият – көмеш канат» исемле очрашу үткәрде.

7
6
5
3
4
2
1

Китапханәче балаларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннары укучылар  Әлфия Ситдыйкованың «Болытлар», «Сандугач», «Көч» шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.  Шагыйрә балаларның «Кем өчен җайлырак язуы, балалар яисә зурлар өченме? Иҗатыгызга каян сюжет аласыз? Сезне нәрсә рухландыра? Киләчәккә нинди иҗади планнарыгыз бар?» кебек күпсанлы сорауларына җавап бирде. Әлфия Ситдыйкова очрашуның ахырында татар телен сакларга, хөрмәт итәргә киңәшләр бирде. Очрашу Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.

Поделиться: