«Йолдызларга юл алып» уен сәгате (6+)

12 апрель көнне 17 нче балалар китапханәсендә космонавтика көненә багышланган «Йолдызларга юл алып» дип аталган уен сәгате узды. Катнашучылар космос һәм космик ачышлар турында  белештеләр  алды,беренче космонавт Юрий Гагарин турындагы китаплар белән танышты. Балаларга Марска һәм  заманча космик станцияләргә виртуаль сәяхәт бик ошады.  Космонавтларның махсус киеме – скафандр турында хикәя зур кызыксыну уятты. Балалар «космик викторина»да теләп катнашты,  табышмакларга җавап эзләде, кроссворд чиште. Чара “Космик маҗаралар”дип аталган интерактив уен белән тәмамланды.