«Ләйсән»

 «Ләйсән» –  шәһәрнең әдәби иҗат берләшмәсе 1963 елда «Коммунизм байрагы» газетасы каршында оеша. Әлеге көннән башлап эшчәнлеген бүгенгечә дәвам иткән иҗади берләшмәдә чыныгу үткән, ил күләмендә танылган бик күп каләм ияләре бар: Мөдәррис Әгъләмов – халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты; Разил Вәлиев – шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты;  Вахит Имамов – тарихи романнар авторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты; Айдар Хәлим – Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты; Рәшит Бәшәр – Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе; Факил Сафин – филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты; Мансур Сафин – Шәйхи Маннур премиясе лауреаты һәм башка бик күп язучылар, шагыйрьләр әлеге мәктәптә үсеп танылган шәхесләр.

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе нигезендә 1980 елның гыйнварында Чаллы Язучылар оешмасы хасил була.  Илле ел дәвамында «Ләйсән» берләшмәсе белән Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Газиз Кашапов, Фирдәвес Бәширова, Рафис Сәлимҗанов, Альберт Сафин, Рашит Башар, Айдар Халим, Факил Сафин, Роза Хәмидуллина һәм башка әдипләр җитәкчелек итте.

Әдәбият әһелләре Чаллы төзелә башлаган чордан үк шәһәр елъязмасын да, аның тарихын да, халык күңелендә тоткан урынын да чын әдәби телдә кешеләр күңеленә гамьгә төреп сала килделәр. Шәһәр белән бергә Чаллының әдәби мәйданы да киңәйде һәм үсте. Хәзерге көндә Чаллыда яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган язучыларыбызның саны өч дистәдән артып бара. «Ләйсән»дә чыныгу үткән, төрле төбәкләрдә яшәүчеләрен дә кушсаң, ул әдипләрнең саны йөздән артып китә. «Ләйсән»нән елдан-ел үткен каләмле иҗат осталары үсеп чыга. Алар арасында беренче китабы («Кылычлы җил») Татарстан китап нәшриятында басылып, шул китабы белән Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Айрат Суфиянов; халык арасында танылу тапкан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова; заман җиленнән халкын яклап калырлык үткен язмалары белән танылган, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Айгөл Әхмәтгалиева; үзенчәлекле шигырьләре белән укучылар күңеленә үтеп кергән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сирень Якупова.

Бүгенге көндә берләшмә Нурислам Гафиятов, Фәнис Нуретдинов, Рушания Гыйләҗева, Фәридә Шакирова, Рәкит Әбделманов, Рәзинә Сәетгәрәева, Кадрия Наилләре белән горурлана. Бик күп еллар төзелештә хезмәт куйган Нурия Гыйльметдинова, Зифа Кадыйрова да «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары бит. Җырчы-шагыйрь-композитор да булган егет-кызларыбыз: Рубис Зарипов, Зөлфия Җиһан, Флүрә Талипова-Коләхмәтова иҗатлары белән горурлык хисләре кичерәбез. Шулай ук Рафыйк Сафин, Наил Әхмәтҗанов, Рәис Шаһи, Гөлфия Фәйзрахманова, Рифкат Маннапов, Тәзкирә Хакова, Асия Хәсәнова, Фәйрүзә Шәрипова, Әлфия Габдрәшитовалар да беренче башлап каләмнәрен «Ләйсән»дә чарлаганнар. Инде килеп күптәннән Татарстан Язучылар берләшмәсе әгъзасы булырга лаек Равил Мостафин, Зимфира Исламовалар әле дә берләшмәбезне баетып, зур иҗат үрләре яулыйлар.

Һәр ел саен үз көчләре белән нәшер ителгән дистәләгән «Ләйсән»леләрнең китаплары дөнья күрә.

2007 елдан башлап «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда үз эшчәнлеген дәвам итеп килә. Аның утырышлары айга ике тапкыр үтә.

Соңгы елларда әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм аларның иҗат үрнәкләре белән якыннан таныштыруны максат итеп куйган «Ләйсән тамчылары» (2007), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2008), «Моң дулкынында» (2011), «Әдәби Чаллы» (2014) әдәби энциклопедик басма китабы дөнья күреп, укучыларга барып иреште.

0001 001 1 001 5 001

«Ләйсән»леләрнең китаплары

«ЛӘЙСӘН» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары