Яр Чаллының әдәби елъязмасы

1960 нчы еллар – шәһәрнең А. С. Пушкин, Мулланур Вахитов исемендәге һәм 2-нче санлы мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр эшләп килә.

1963 ел – Яр Чаллы районы «Коммунизм байрагы» газетасы каршында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшли башлый. Берләшмә 0газетаның баш редакторы Хәнәфи Маннапов инициативасы белән оештырыла. Беренче җитәкчесе Хәниф Хөснуллин. Оештыру җыелышында Татарстан Язучылар союзыннан шагыйрь Зәки Нури катнаша.

1965 ел – Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәптә танылган татар язучылары Сибгат Хәким һәм Габдрахман Әпсәләмовлар катнашында иҗади кичә үтә. Кичәне татар теле әдәбияты укытучысы Һаҗәр Гәрәева алып бара.

1965 ел – 5 майда «Камгэсэнергострой» оешмасының «Камские зори» газетасы чыга башлый.

1969 ел – Бөтенрәсәй «КАМАЗ» удар комсомол төзелеше башланып китә.

1970 ел – «Камгэсэнергострой» төзелеше җитәкчелеге карары буенча «Энергетик» исемле әдәби газета чыга башлый, ә 1991 елда аның исеме «Кама таңнары» дип үзгәртелә. Газетаның мөхәррире итеп язучы Равил Вәлиев билгеләнә.

1971 ел – шәһәрдә рус телендә язучы яшь көчләр теләге белән «Орфей» әдәби оешмасы төзелә (оешмага исемне Валерий Суров бирә).

1971 ел – сентябрь аенда «Новый мир» журналы битләрендә «Набережные Челны» дип исемләнгән рубрика барлыкка килә. Анда удар комсомол төзелеше турында очерклар һ. б. материаллар басыла башлый.

1974 ел – Чаллыга Мәскәүнең «Театр на Таганке» исемле театры гастрольгә килә, труппа составында шагыйрь һәм бардлар Владимир Высоцкий һәм Валерий Золотухин да була.

11974 ел – “Камгэсэнергострой” дәүләт концернының 30 еллыгы уңаеннан “Төзүчеләр җыры” шигырьләр, кыска хикәяләр, юморескалар тупланган күмәк җыентыгы дөнья күрә. Төзүчеләрнең “Кама таңнары” газетасы (хәзерге “Таң йолдызы”) дистә еллар буена Чаллы шәһәрендә татар әдәбияты сөючеләрен берләштереп торучы бердәнбер басма була. Аның битләрендә башлап язучылар, аеруча төзүче-авторлар әсәрләренә киң урын бирелә. Бу китапка газетада соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрнең бер өлеше кертелгән. Аңа Сания Хәйретдинова, Галинур Нәбиев, Рәис Шаһи һ.б. иҗат җимешләре тупланып бирелә.

1975 ел – Татарстан китап нәшриятында КАМАЗ һәм яңа шәһәрнең беренче төзүчеләренә багышланган очерк һәм новеллалар тупланган «Чаллы таңнары» китабы дөнья күрә. (Төзүчесе – язучы Эдуард Касыймов).

21976 ел – Мәскәүнең «Известия» нәшриятендә «Набережные Челны» исемле беренче китап нәшер ителә. Бу җыентыкка төбәгебез язучылары Мөдәррис Әгъләмов, Феодосий Видрашку, Равил Вәлиев һ. б. авторларның 1974-1975 елларда «Новый Мир» журналында дөнья күргән әсәрләре туплап бирелә.

1978 ел – 21декабрьдә «Камские зори» – газетасының 1000 нче саны чыга. Газета «КАМАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә.

1979 ел – Казан шәһәрендә «Яшьлегем – Чаллы» исемле күмәк шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Җыентыкка Рәйсә Фәхразиева, Кадыйр Сибгатуллин, Фирая Халиуллина, Венера Хәбибрахманова, Рәфис Хисаметдинов, Хәниф Хөснуллин, Нәсыйх Таҗиев, Рәсим Абдуллин, Миркадәм Матшин, Ямаш Игәнәй, Фирдәвес Бәширова, Рәшит Хәйретдинов, Равил Вәлиев, Әлфия Ситдыйкова шигырьләре тупланып бирелә (төзүчесе – Равил Лотфуллин).

1980 ел, 8 гыйнвар – РСФСР Язучылар союзы идарәсе карары буенча Чаллы Язучылар оешмасы төзелә. Оешманың беренче 3җитәкчесе итеп танылган язучы, галим, филолог Эдуард Салимҗан улы Касыймов сайлана. Матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге мөдире итеп язучы Мансур Сафин билгеләнә.

1981 ел – Мәскәүнең «Известия» нәшриятендә «Лебеди над Челнами» дигән (беренче чыгарылыш) шигъри күмәк җыентык дөнья күрә. Ленинград шәһәреннән килгән яшь әдәбиятчылар КАМАЗ заводларының үзәк конвейеренда, ГЭС бистәсенең эшчеләр тулак торакларында, йортлар төзү комбинатында чыгышлар ясыйлар. Китапта Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Газиз Кашапов, Мансур Сафин һәм башка язучыларның әсәрләре урын алган.

1982 ел, 22-26 июнь – Чаллыда «Социалистический образ жизни. Молодые города и современная литература» темасына Бөтенсоюз иҗат конференциесе уза.

5

1982 ел – июль – Чаллының бертөркем язучылары Менделеевск шәһәрендә күренекле әдип Егор Уткинга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Алып барды Мансур Сафин.

1982 ел – октябрь аенда – Чаллы каласында «Казан утлары» журналының авторлары һәм хезмәткәрләре кунак булды. Әдәбият сөючеләр күренекле язучылар Нури Арсланов, Ринат Мөхәммәдиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гатауллин белән очрашты.

1983 ел – иҗади оешмалар йортында «Кызыклы очрашулар клубы»ның беренче 6утырышы узды. Анда күренекле рус прозаигы, Мәскәү язучылар оешмасы әгъзасы Пётр Фёдорович Гуцал катнашты.

1985 ел – «Казан утлары» журналы укучыларының конференциясе уздырыла. Анда күренекле язучылар Аяз Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Ризван Хәмид, Рөстәм Мингалимов, Рабит Батулла, Ришат Низамиев, Кадыйр Сибгатуллин һ. б. катнашты.

1987 ел – Мәскәүнең «Известия» нәшриятендә «Лебеди над Челнами» дигән (икенче чыгарылыш) шигъри күмәк җыентык дөнья күрә. Китапта Х, Хөснуллин, М. Газизов, Г. Кашапов, М. Сафин, Я. Игәнәй һ.б. язучыларның әсәрләре тупланып бирелә.

1989 ел – Эдуард Касыймов исемендәге туган якны өйрәнүчеләр әдәби премиясе оештырыла. Ул беренче ун авторга ( Хәниф Хөснуллин, Мансур Сафин, Рәшит Бәшәр, Кадыйр Сибгатуллин, Равил Вәлиев һ.б.) тапшырыла.

81989 ел – 28 мартта Чаллы шәһәре радиосы беренче тапкыр эфирга чыга. Эшне язучы Ирек Диндаров белән Гамир Гайфетдинов хакимиятнең кечкенә генә бер бүлмәсендә башлап җибәрәләр.

1991 ел, октябрь – татар һәм рус телләрендә чыгучы әдәби-нәфис публицистик «Аргамак» журналының беренче саны дөнья күрде. Баш мөхәррире – язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим.

1991 ел – Яр Чаллы язучылар оешмасында рус язучылары секциясе оештырыла, аның составына И. Лимонова, Н. Алешков, П. Прихожан керә.

71994 ел, июнь – Чаллы хакимиятенең Концертлар залында язучы В.Имамовның “Сәет батыр” исемле тарихи романын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Анда Казаннан күренекле язучылар Гариф Ахунов, Марсель Гали, тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов, җырчы Асаф Вәлиев, дистәләгән Чаллы язучылары катнашты.

1994 ел – «Төзүчеләр күңеле» шигырьләр, кыска хикәяләр, юморескалар тупланган күмәк җыентык «Камгэсэнергострой» дәүләт концернының 30 еллыгы уңаеннан дөнья күрә. Төзүчеләрнең «Кама таңнары» газетасы (хәзерге «Таң йолдызы») дистә еллар буена шәһәрдә татар әдәбияты сөючеләрен берләштереп торучы бердәнбер басма булды. Аның битләрендә башлап язучылар, аеруча төзүче-авторлар әсәрләренә киң урын бирелә. Китапта Сания Хәйретдинова, Галинур Нәбиев, Рәис Шаһи һ.б. әсәрләре тупланып бирелә.

1996 ел – Яр Чаллыда Рәсәй Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге (СП РФ) оештырыла, бюро рәисе итеп Борис Казаков сайлана.

1997 ел, февраль – Чаллы хакимиятенең Концертлар залында шагыйрь Разил Вәлиевнең 50 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе үткәрелде, аны Илдар Хаҗи һәм Вахит Имамов алып барды.

1999 ел – рус телендә язучыларның җыелышы үтә, һәм Рәсәй Союзының (СРП) Татарстан бүлеге барлыкка китерелә. Аның җитәкчесе итеп Николай Алешков билгеләнә.

2000 ел, гыйнвар – Чаллы шәһәр хакимиятенең С.Садыйкова исемендәге концертлар залында Чаллы Язучылар оешмасының 20 еллык юбилей бәйрәме үткәрелде. Алып баручы – Вахит Имамов.

2001 ел, август – татар телендә чыгучы әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының беренче саны дөнья күрә. Баш мөхәррире язучы Факил Сафин.

2001 ел, декабрь – Чаллы хакимиятенең Концертлар залында күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның 100 еллык юбилей кичәсе булып узды.

2002 ел, февраль – Чаллы хакимиятенең Концертлар залында шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны тууына 60 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә Казан әдипләре, шагыйрьнең гаиләсе, Балык Бистәсе районыннан кунаклар катнашты. Алып баручы – В.Имамов.

2002 ел, ноябрь – Чаллы хакимиятенең Концертлар залында язучы Газиз Кашаповны 60 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Анда Казан әдипләре, Г.Кашаповның гаиләсе һәм якташлары катнашты. Алып барды – В.Имамов.

2003 ел, февраль – Чаллы хакимиятенең Концертлар залында танылган шагыйрь Илдар Юзеевның 70 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Кичәне В.Имамов алып барды.

2004 ел, март – Казанның Г.Камал исемендәге Академия театрында һәм Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда язучы Вахит Имамовның 50 яшьлек юбилей кичәләре булып узды, аларда Татарстан һәм Чаллы җитәкчеләре, Камал театры артистлары, күренекле язучылар катнашты.

2004 ел – Кама төбәге язучылар ассоциациясе инициативасы белән Алабугада Цветаевага хәтер ташы куелды һәм Чаллы елгасы ярындагы аланда «Марина Цветаева шигърияте бәйрәме» уздырыла.

2004 ел, 16 ноябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең «Яшенле яңгыр» – китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәдә каләмдәшләре (В.Имамов, М.Сафин һ.б.), 2, 10, 12, 18, 20 мәктәпләрдә укучылар катнашты.

2004 ел – 30 февраль – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә «Балаларның «алма апасы» исеме астында шагыйрә Заһирә Гомәрованы искә алу кичәсе уздырылды.

2005 ел, 30 гыйнвар – Чаллы шәһәр хакимиятенең С.Садыйкова исемендәге концертлар залында Чаллы Язучылар оешмасының 25 еллык юбилей бәйрәме үткәрелде. Алып баручы – В.Имамов. Кичәдә дистәләгән Казан кунаклары, удмурт һәм башкорт язучылары катнашты.

2005 ел, 18 ноябрь – шәһәребезнең М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы Эдуард Касыймовның 75 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. (Алып баручылары Мансур Сафин һәм Роза Хәмидуллина).

2005 ел – Евгений Кувайцев һәм Борис Казаков иҗатларына багышланган кичә оештырылды.

2005 ел – 17 март – Яр Чаллы шәһәренең үз туграсы, флагы рәсми рәвештә белдерелде. Бу тантанада Чаллы язучылары да катнашты.

2005 ел, ноябрь – Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда күренекле драматург Туфан Миңнуллинның 70 яшьлек юбилей кичәсе булып узды, аңа «Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелде. Кичәне В.Имамов алып барды.

2006 ел, 15 февраль – Патриот-шагыйребез Муса Җәлилнең 100 еллыгы хөрмәтенә Җәлил һәйкәле янында 1000 кешелек митинг һәм Концертлар залында тантаналы кичә. Алып баручы – В.Имамов.

2006 ел, 6 апрель – республикабызда игълан ителгән «Әдәбият һәм сәнгать елы» уңаеннан көнне «Күңел» радиосында «Әдәби учак» тапшыруы эфирга чыга башлады. «Әйләнәм дә кайтам Тукайга…» дип исемләнгән беренче тапшыруның кунагы Чаллы дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов булды. (Автор һәм алып баручы шагыйрә Әлфия Ситдыйкова).

2006 ел, 26 апрель – Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 120 еллыгына багышлап Концертлар залында тантаналы кичә. Төп докладчы – Чаллы шәһәр хакиме И.Ш. Халиков. Алып баручы – В.Имамов.

2007 ел, февраль – Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда шагыйрь Разил Вәлиевнең 60 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе үткәрелде, анда Казан һәм Чаллы әдипләре, танылган җырчылар катнашты. Алып баручы – В.Имамов.

2007 ел, 26 апрель – шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә шәһәр үзәк китапханәсендә тантаналы рәвештә Чаллы әдәбият тарихы музее ачылды. (Оештыручылар – Р.Мәҗитов, В.Имамов, М,Сафин, китапханәче Р.Хәмидуллина).

2007 ел – 20 февраль – шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның 65 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә Балык Бистәсе районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, язучылар катнашты.

2007 ел, 4 апрель – фәнни-метод үзәктә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган төбәкара фәнни конференция үтте. Бу чарага Казаннан галим-язучылар Д. Заһидуллина, Г. Гыйльманов һ.б. килде.

2007 ел, 14 апрель  – Чаллы язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең «Ләйсән тамчылары» дип исемләнгән күмәк җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә язучылар Айдар Хәлим, Мансур Сафин, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин һ.б. язучылар катнашты.

2007 ел, 13 сентябрь – шагыйрә Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә. Бу чарада туганнары, каләмдәшләре, Чаллы педагогия институты галимнәре (Ф. Мостафина, Д. Сибгатуллина, З. Миргалимова) катнаштылар.

2008 ел, 3 март – Шагыйрь Нәҗип Мадьяровның тууына 80 ел уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә үтте.

2008 ел, «Под небом высоким» исеме астында язучыларның күмәк җыентыгы дөнья күрә. Китапта Яр Чаллы турында 1969-1980 еллар эчендә язылган иң яхшы әсәрләр тупланып бирелә. Алар арасында Разил Вәлиев, Мәхмүт Газизов,  Ямаш Игәнәй, Газиз Кашапов,  Нәҗип Мадьяров,  Мансур Сафин, Кадыйр Сибгатуллин, Факил Сафин, Габделнур Сәлимов, Хәниф Хөснуллин һ.б. язучыларның әсәрләре бар.

2008 ел – 30 октябрь – «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе булып үтте.

2008 ел – 5 ноябрь – «Энергетик» мәдәният сараенда күренекле әдәбият галиме, язучы Төлгат Галиуллинга 70 яшь тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда аның һәнни һәм әдәби эшчәнлеге турында Чаллы педагогика институты профессоры Ә. Шәрипов чыгыш ясады, котлау сүзләрен институт ректоры Ф. Мостафина ирештерде.

Юбилярны язучылар В. Имамов, Ф. Сафин, шагыйрьләр З. Мансуров, Ф. Тарханова һәм Ф. Солтан котлады.

2008 ел – 27 ноябрь – язучы Ирек Диндаровның тууына 50 ел уңае белән искә алу кичәсе үтте. Кичәдә туганнары һәм якын дуслары, каләмдәшләре катнашты.

2009 ел – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче әдәбият тарихы музее Татарстан Республикасы грантына лаек булды.

2009 ел – 18 февраль – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендщ шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмалның тууына 55 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Анда Чаллы язучылары оешмасы җитәкчесе В. Имамов, язучылар Р. Бәшәр, Г. Морат, Л. Лерон, М. Закир, Ф. Сафин катнашту һәм шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

2009 ел – 9 апрель – «Энергетик» мәдәният сараенда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе төзелүгә 45 ел уңае юбилей кичәсе үтте. Шунда басылып чыккан «Ләйсән» – моңлы бишегебез» китабы тәкъдир ителде. Кичәне Роза Хәмидуллина белән язучы Факил Сафин алып барды.

2009 ел – 3 март – Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышланган Биобиблиографик күрсәткеч дөнья күрде. (Төзүчеләр китапханәче Р. Хәмидуллина, Ф. Хамматова).

2009 ел, 27 март – «Намус сагында» исеме астында язучы Шамил Шәйдуллинга 70 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә туганнары, каләмдәшләре (В. Имамов, Р. Бәшәр, М. Сафин, Ф. Сафин һ.б.) катнаштылар.

2009 ел 14 апрель – китапханәдә шәһәребез укучылары белән язучы Фоат Садриев очрашты. Кунакка төбәгебез әдипләре Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары (З. Кадыйрова, Р. Гыйләҗева) үзләренең теләкләрен җиткерде.

2009 ел, 15 май – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Казан шәһәреннән бер төркем язучылар катнашында кичә үтте. Анда Мөсәгыйт Хәбибуллин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат һ.б. булды.

2009 ел – 12 май – туган якны өйрәнүче, язучы Мансур Сафинга 60 яшь тулу уңае белән «Энергетик» мәдәният сараенда әдәби кичә оештырылды.

2009 ел, октябрь – «Энергетик» мәдәният сараенда һәм Кукмара районында балалар шагыйре Рәшит Бәшәрнең 60 яшьлек юбилей кичәләре шаулап узды. Алып баручы – В.Имамов.

2010 ел, 25 март – «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 30 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы үтте. Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм ияләрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе И. Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Р. Вәлиев котлады. Кичәне В. Имамов алып барды.

2010 ел – 12 апрель – тууына 80 ел уңаеннан шагыйрә Заһирә Гомәрованы искә алу кичәсе үткәрелде.

2010 ел, 23 октябрь – Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шагыйрь, күп кенә җырлар авторы Мирһади Разовның 50 яшьлек юбилеена багышланган «Җырлар өчен тудым дөньяга» дип аталган кичә үтте. Аны каләмдәшләре һәм якташлары исеменнән язучы Вахит Имамов һәм иҗатташ дуслары котлады.

2010 ел – 19 ноябрь – 1986-1989 елларда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкләгән, хәзерге көндә Казанда яшәүче, Башкортостан язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Фирдәвес Бәширова белән очрашу булды.

2010 ел – 15 ноябрь – Шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Амур Фәләхнең «Зимагур» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

2010 ел – 26 ноябрь – 39 нчы мәктәпнең Актлар залында балалар язучысы, А. Алиш исемендәге бүләк иясе, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең иҗатыга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Анду сүз нигездә аның «Рухият» нәшриятында басылып чыккан «Куаныч» дигән яңа шигырьләр җыентыгы турында барды. Аны тикшерүдә шагыйрьләр Ф. Сафин, Р. Мөхияр, Ә. Ситдыйкова, китапханәче Р. Хәмидуллина катнашты.

2011 ел – 17 октябрь – Әдәбият галиме, педагог, публицист, шагыйрь Әнвәр Шәриповка 70 яшь тулу уңаеннан кичә үтте. Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Р. Зәйдулла котлады.

2011 ел – 15 ноябрь – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залында «Орфей» әдәби берләшмәсе төзелүгә 40 ел уңаеннан юбилей кичәсе үтте. Кичәне шагыйрә Алла Орехова алып барды.

2011 ел – 10 ноябрь – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Факил Сафинның «Галәм күзе» исемле шигъри җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды. Тантанада язучы Фоат Садриев катнашты.

2011 ел – 22 ноябрьендә – шәһәрнең 16-нчы бистәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган сквер ачылды һәм бронза һәйкәл куелды.

Татар шигъриятенә һәм аның йөзек кашы булган Тукайга багышланган тантаналар Чаллы Татар дәүләт драма театрында «түгәрәк өстәл» үткәрүдән башланды. Аны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе В. Имамов алып барды. Әдәбият сөючеләр алдында Татарстан Язучылар берлеге рәисе И. Ибраһимов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Халык шагыйрьләре Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин, “Мәдәни җомга газетасының баш мөхәррир урынбасары Г. Морат, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Ш.Закиров, татарстанның халык артистлары И. Әхмәтҗанов, Ф. Әбүбәкеров, Чаллыда яшәүче язучыла А. Хәлим, Д. Хәйуллин, Р. Бәшәр, Ф. Сафин, А. Суфиянов чыгыш ясады.

Аннары тантаналар Тынычлык проспектына, Г. Тукай хөрмәтенә булдырылган скверга күчте. Шәһәр халкы алдында Татарстан Республикасының Премьер-министры И. Халиков чыгыш ясады һәм чаллыларны бүгенге зур бәйрәм белән котлады. Аннан соң Чаллы шәһәре хакиме В. Шәйхразиев фәрманы белән Г. Тукай һәйкәле өстендәге япма алынды һәм халык алдында яшь вә гайрәтле Тукай сыны (скульпторы В. Демченко) пәйда булды.

2012 ел – 19 сентябрь – шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Газиз Кашаповка 75 ел тулу уңае белән аны искә алу кичәсе үтте. Кичәдә язучының хатыны Фәһимә Кашапова катнашты.

2012 ел – 29 март-шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тууына 70 ел уңае белән шагыйрь турында истәлек-хатирәләрне туплаган «Нурлар суга төшә сынып-сынып» китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. (Китап авторы Фәния Хамматова).

2012 ел, 22 октябрь – «Энергетик» мәдәният сараенда шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «Утлы җимеш» шигъри җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Бу тантанада шәһәребез язучылары (В.Имамов, А. Хәлим, Ф. Сафин, Р. Бәшәр, Ә. Шәрипов, Р. Мөхияр), «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары  (Р.Хәмидуллина, Р. Гыйләҗева, Ф. Нуретдинов, З.Кадыйрова, Р. Әбделманов) белән берлектә Актаныштан килгән кунаклар катнашты. Кичәне мәдәният сарае директоры Гөлзадә Рзаева алып барды.

2013 ел – 16 гыйнвар – шагыйрь Ямаш Игәнәйнең тууына 75 ел уңаеннан искә алу кичәсе үтте. Бу чараның төп кунаклары булып аның белән бергә иҗат иткән каләмдәшләре Вахит Имамов, Мансур Сафин, Рәшит Бәшәр, Галиәхмәт Шаһиләр үз истәлекләре белән уртаклаштылар.

2013 ел, 31 гыйнвар – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Рахман Шәфигуллинның “Йозак” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды.

2013 ел, 5 февраль – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә композитор Әхтәм Минлебаевның тууыына 70 яшь тулу уңае белән “Туган ягым – моң чишмәм” исеме белән әдәби-музыкаль кичә үтте.

2013 ел – 5 март – шагыйрь Нәҗип Мадьяровның тууына 85 ел уңае белән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Анда язучылар В. Имамов, Р. Бәшәр, Г. Шаһи катнашты.

2013 ел, 11 апрель – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, «Күңел» радиосы белән берлектә, беренче тапкыр «Китап көне» радиомарафоны оештырды. Көн дәвамында барган бу чарада Казан язучылары (Рафис Корбан, Галимҗан Гыйльманов, Нәбирә Гыйматдинова) элемтәгә чыкты. Шулай ук Чаллы язучылары Рәшит Бәшәр, Вахит Имамов, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафиннар китап турында үз фикерләрен ишеттерде.

2013 ел – 31 гыйнвар – «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы журналист, Рахман Шәфигуллинның «Йозак» исемле повесть һәм хикәяләр китабын тәкъдир итү булды.

2013 ел – 19 апрель – шәһәр үзәк китапханәсендә беренче тапкыр «Библионочь» үткәрелде. Бу әдәби бәйрәмдә Чаллы язучылары Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Әлфия Ситдыйкова һәм «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары (Рушания Гыйләҗева, Роза Хәмидуллина, Рәзинә Сәетгәрәева, Кадрия Наил, Нурислам Гафиятов) катнашты.

2013 ел, 7 май – “Тургай”, “Рәхмәт” китап сату кибетләрендә “Китап көне” бәйрәме үтте.

2013 ел, 18 октябрь – Яр Чаллы татар драма театры бинасында “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан” китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Алып баручылар  – Факил Сафин, Роза Хәмидуллина.

2014 ел 16 гыйнвар – “Иң кадерле мәлләрем” язучы Факил Сафинга 60 яшь тулу уңае белән әдәби-музыкаль кичә.

2014 ел 28 гыйнвар – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Шаһинур Мостафин иҗатына багышланган “Күңелләрдә күпме җылылык бар” исеме астында әдәби кичә үтте.

2014 ел, 18 февраль – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә “Йолдыз җиле” исеме астында язучы Ирек Диндаровның “Соңгы әманәт” китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.

2014 ел, 29 февраль – 48нче гомум урта белем бирү мәктәбендә язучы-краевед Мансур Сафин иҗатына багышланган төбәкара фәнни гамәли конференция үтте.

2014 ел, 20 март – “Дуслар җыелган җирдә” Башкортстан республикасының Илеш, Дүртөйле районы әдәби түгәрәк әгъзалары белән очрашу.

2014 ел, 28 апрель – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Шамил Шәйдуллин иҗатына багышланган “Сезне җиһан бүләк иткән” исеме астында әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә язучының якташы Фәрит Юнысов катнашты.

2014 ел, 12 ноябрь – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Рахмай Хисмәтуллинга 80 ел тулу уңае белән “Яшьнәп үткән гомер” исеме астында әдәби кичә үтте.

2014 ел, 27 ноябрь – үзәк китапханәдә шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың “Серле дөнья” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

2014 ел, 17 декабрь – Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең 50 ел уңае белән дөнья күргән “Әдәби Чаллы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Алып бардылар язучы Факил Сафин, китапханәче Роза Хәмидуллина.

2015 ел, 24 февраль – үзәк китапханәдә “Ихлас җанлы шагыйрьләр” исеме астында язучылар Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизовларны искә алу кичәсе үтте.

2015 ел, 3 март – “Бөтендөнья язучылар көне” уңае белән шәһәрнең “Күңел” радиосы аша радиомарафон үтте. Иртәнге сәгать 8дә башланган чарада шәһәребез (Ф.Сафин, А.Хәлим, Р.Бәшәр, Ә.Ситдыйкова, С.Якупова), республикабыз (Р. Вәлиев, Р.Корбан, Г.Гыйльманов, Н.Гыйматдинова һ.б.) язучылары катнашты. Кичә Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе ярдәме белән үткәрелде.

2015 ел, 11 март – үзәк китапханәдә язучы Факил Сафинның “Кибеткә баручы аю” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

2015 ел, 11 март – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Факил Сафинның “Кибеткә баручы аю” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

2015 ел, 26 март – Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йортында язучы Рахман Шәфигуллинның “Капкын” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Алып баручы – китапханәче Розха Хәмидуллина.

2015 ел, 13 апрель – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә Заһирә Гомәрованы искә алу кичәсе  “Йөгерек елгага тиң гомер” исеме астында узды. Кичәдә шагыйрәнең кызы Зәбидә катнашты.

2015 ел, 8 май – “Бөек җиңүгә – 70 ел” кысаларында шәһәрнең “Күңел” радиосында әдәби радиомарафон үтте. Иртәнге сәгать 8дә башланып кичке 8гә кадәр барган чарада шәһәребез (Ф.Сафин, А.Хәлим, Р.Бәшәр, Р. Зарипов, Ә.Ситдыйкова, С.Якупова), республикабыз (Р. Вәлиев, Р.Корбан, Г.Гыйльманов, Р.Миңнуллин, В.Имамов һ.б.) язучылары, күренекле мәгариф, сәнгать әһелләре ( Р.Халимов, Г.Рзаева, Р.Гобәйдуллин) катнашты. Кичә Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе ярдәме белән үткәрелде.

2015 ел, 19 сентябрь – “Энергетик” мәдәният сараенда язучы Амур Фәләхкә 50 яшь тулу уңае белән әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә Казан шәһәреннән килгән язучы Вахит Имамов Татарстан Язучылар берлегенең рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, язучылар Галиәхмәт Шаһи, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхиярлар катнаштылар.  “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары (Равил Мостафин, Рушания Гыйләҗева, Әлфия Габдрашитова, Роза Хәмидуллина, Айрат Шәйхетдинов, Зифа Кадыйрова) юбилярга үз теләкләрен җиткерделәр. Кичәне Гөлзада Рзаева алып барды.

2015 ел, 22 сентябрь – Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә Зөләйха Минһаҗевага 60 яшь тулу уңае белән “Гомер мизгелләре” исеме астында әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә шәһәребездә танылган артистлар Ришат, Айгөл Шәйхетдиновлар, Зөлфия Җиһан, Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хабетдиновалар катнашты.