Вахит Имамов

Язучы, тарихчы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе

вахит имамовВахит Шәих улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, яңадан Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 елда В. Имамов Чаллы шәһәренә күченә. Төрле эшләрдә эшли: мәктәптә тарих фәнен укыта, КАМАЗның пресс-рам заводында мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазыйфаларын башкара.

1990 елдан, «КАМАЗ» типографиясе базасында газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер ук вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын житәкли. 2005 елдан – Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире.

1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның «Ир канаты» исемле китабын бастырып чыгара, ике дистәгә якын китап авторы.

В. Имамов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). 1995 елда «Сәет батыр» исемле китабы өчен язучы Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

1992 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2014 елда «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991), «Татарларның Ватан сугышы»: XVI—XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар,Равил Әмирхан белән берлектә язылган (1993), «Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында»: тарихи роман һәм тарихи очерк (1994), «Могикан»: повестьлар. Тарихи очерк (2001), «Утлы дала»: тарихи роман. «Беренче китап» (2001), «Татар яугирләре»: тарихи очерк (2003) һәм башкалар.