Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты.
Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972-1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, районның «Михайловка» совхозында – комсомол оешмасы сәркатибе, бераз соңрак Иске Карамалы Мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкара.
1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Университетны тәмамлагач, башта Мөслим районы Октябрь авылында, аннары туган авылында әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта. 1981 елда – Октябрь авылы мәктәбенә, берничә елдан Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
1984 елда Ф.Сафин Чаллы шәһәренә килә. КАМАЗнын, автомобильләр җыю заводында баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елдан ул шәһәрнең 18 нче, 24 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый.
2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Ф.Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән әдәби-нәфис, ижтимагый журнал оештыра. 2006 елдан ул Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.
Ул балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив эшли. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә нәшер ителеп килүче «Көмеш кынгырау» газетасы баш мөхәррире.
1999 елда әдип «Биек тауның башларында» дигән романы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Ф.Сафин 1999-2002 елларда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә.
1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
«Соңгы көз» (1992), «Тузганак чәчәге»: шигырьләр (1994), «Гөлҗиһан» (1998), «Биек тауның башларында» (1998), «Сәфәр» (2002), «Саташып аткан таң» (2003).