Айдар Хәлим

Язучы, шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылары берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты.

Борис Нәҗметдин улы Хәлимов (Айдар Хәлим) 1942 елның 1 гыйнварында Башкортостан Республикасының Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Борис Нәҗметдин улы Бәләкәй Кәркәле башлангыч (1949-1953), Олы Кәркәле җидееллык (1953-1956), Миякә урта мәктәбен (1956-1959) тәмамлый.

Беренче шигыре Миякә район газетасында 1958 елда басылып чыга

Октябрьский техник училищесында бораулаучы һөнәрен алганнан соң, калмык далаларында Каспий нефтеразведкасында эшли һәм соңыннан атаклы Тенгиз нефть-газ ятмаларын ачуда катнаша. Совет Армиясендә танкист булып хезмәт итә.

Казан дәүләт университетында журналистлык белгечлеген алган яшь каләм иясе, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Түбән Кама төзелешенә килә. Андагы яшь әдипләр белән берлектә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен оештыра һәм берничә ел аның белән җитәкчелек итә.

1991 елда Айдар Хәлим Чаллы Язучылар берлеге һәм Чаллы шәһәр советы тарафыннан яңа оештырылган «Аргамак» журналына баш мөхәррир итеп чакырыла. 1991-1995 елларда ул татар һәм рус телләрендә чыккан бу журналның баш мөхәррире булып эшли.

1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Өч дистәгә якын китап авторы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Беренчеләр»: шигырьләр һәм поэма (1974), «Биктырыш»: балалар өчен поэма (1975), «Мәңгелек мизгел»: әдәби портретлар (1986), «Йөрәк ташы»: шигырьләр, балладалар, поэма (1990), Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән: фельетон (1996), «Минем Түгәрәк Имәнем» (1999), «Казлар көткәндә» (2000), «Милли шигырьләр» (2001), «Татар моңы»: хикәяләр, повесть, роман (2002), «Тилергән сиреньнәр»: шигырьләр (2003) һәм башкалар.