Первова Наталья Ивановна

Шагыйрь, журналист

1939 елның 26 июнендә Мурманск шәһәрендз туа. Хәрби балачагы Вологда шәһәре янында әби-бабасы авылында уза. Беренче класска Устюжск шәһәрендә керә. Архангельскида фармацевтика училищесын тәмамлый.  Ленинград университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Первова Н.И. – Яр Чаллы журналистикасының ветераны, чөнки  1971 елдан алып 2000 кадәр гомерен «КамАЗ»ның радиожурналистикасына багышлый. Автомобиль комплексының радиотапшырулар редакциясендә эшли.

Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

«Моя параллель» (2007), «Китежанка» (2009), «Прапамять» (2016) китаплары авторы.
Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк шигъри җыентыкка кертелгән .