Лавришко Владимир Николай улы

Владимир Николаевич Лавришко 1944 елның 29 февралендә Казан шәһәрендә туа. 16 яшеннән башлап «Теплоконтроль» заводында эшли. Эшче яшьләр кичке мәктәбен тәмамлый. 1970 елда кызыл диплом белән Казан медицина институтының дәвалау факультетын бетерә һәм Яр Чаллы шәһәренә эшкә җибәрелә. Медицина буенча эшчәнлеген «Комсомолец Татарии» газетының үз корреспонденты вазифасы белән бәйләп алып бара.

1972 елда Лавришко КамАЗ төзелеше материалларына таянып «Узел связи» поэма-хроникасын иҗат итә, ләкин бу хезмәте, цензура аша үтү сәбәпле, 1982 елда гына дөнья күрә.

1973 елдан 1975 елга кадәр Казанның кинохроника студиясендә редактор булып эшли. КамАЗ турында берничә документаль тасмаларның авторы. Киностудиянең Владимир Лавришко катнашындагы хезмәтләре Бөтенсоюз фестивальләрендә югары бәяләнә, призлар белән билгеләп үтелә. Соңрак берничә ел врач булып эшли.  «Сельская молодежь», «Смена», «Октябрь» һәм башка журналларда бастырыла.

«Казан антологиясе» (Русские поэты Казани) (2005) автор-төзүчесе. 1988 елда Мәскәүдә нәшер ителгән «Час России» шигъри антологиясен, 2008 елда нәшер ителгән «Чаллы антологиясен», Германиядә нәшер ителгән яңа рус прозасы антологиясен төзүдә катнашучы.

1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Г.Р. Державин исемендәге әдәбият премиясе лауреаты.

 «Трава» (1985), «Убывает свет вечерний» (2008) шигъри җыентыклар авторы.

«Перевод с глухонемого» (1998), «Три голгофы» (1998), «Пушкин и десять заповедей» (1999), «Слеза на лице» (2004), «Занозы в памяти» (2009), «Холодный дом Антона Чехова» китаплары авторы.

«Под небом высоким» (2008) коллектив җыентыктагы шигырьләр авторы.