Кузьмичёва-Дробышевская Ольга Владимир кызы

Шагыйрь, прозаик, журналист, автор-башкаручы

Волгоград өлкәсенең Волжск каласында туа. 2011 елда А.М. Горький исемендәге әдәбият институтының югары әдәби курсларын, В.В. Сорокин семинарын, шул ук уку йортында 2012 елда редактор курсларын тәмамлый.  

70 нче еллар башында әти-әниләре белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Монда урта мәктәпне, виолончель классы буенча сәнгать училищесын, педагогия институтының педагогика һәм психология факультетын тәмамлый. 2000 елдан алып журналист, редактор, әдәби-музыкаль кичәләр оештыручы буларак Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге белән тыгыз элемтәдә тора.    

«По воле небес», «Раскачивая маятник судьбы» и «Янтарная бусина» шигъри китаплары; «Любовь пою», «Ты услышишь», «Маленькое скерцо» җыр альбомнары; «Одноклассники. Письма в будущее», «Всё – ничто – без любви», «Там, где цветёт шиповник. История в лицах» нәфис-документаль китаплар авторы. Россия һәм республиканың әдәби журналларында бастырыла. 

«Хрустальное перо» ХIII республика конкурсы лауреаты. А. Платонов исемендәге бөтенроссия әдәби бәйгесе (2012) һәм «Мыслящий тростник» халыкара Тютчев бәйгесе (2013) җиңүчесе. Грушинский исемендәге автор-башкаручылар бәйгесенең икеләтә призёры (2013, 2015). Дюка Ришелье исемендәге халыкара иҗади бәйге, «Русский лад» (2015) бәйгесе лауреаты, «Песня Булата» бөтенроссия фестивале (2016) лауреаты, әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Яр Чаллы шәһәре мэры премиясенә (2018) лаек була. 

2015 елдан ДК «КАМАЗ»да «Лебедь» әдәби берләшмәсен ача һәм җитәкли. Ел саен  «Лебеди над Челнами» әдәби конкурсын оештыра. 
Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең әдәби фонды әгъзасы.