Кашеварова Светлана Николай кызы

Шагыйрь

Кашеварова Светлана Николай кызы (әдәби исеме СВЕТЛАНА ЛЕТЯГА) 1970 елның 8 сентябрендә Пенза өлкәсендә туа. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Яр Чаллы шәһәрендә яши. 

Россия Язучылар берлеге әгъзасы,  «Непризнанный гений» (Яр Чаллы) шигъри бәйгесе җиңүчесе, «Славянская лира-2015» II Халыкара әдәби форумы бәйгесенең финалисты. 

Шигырьләре «Аргамак. Татарстан» журналында,  «Академия поэзии» (Мәскәү) альманахында, «День литературы» (Мәскәү) газетасында, «Идель» (Казан) журналында,  «Надежда-Вера-Любовь» «С надеждой в голосе» (Казан) сериясендәге шигъри җыентыкларда басылып чыкты.

«Стихотерапия» (2015) китабы авторы.